Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара кызы Гөлназның хәйрия концерты

Район Мәдәният йортында Кукмара гимназиясе укучысы, төрле дәрәҗәдәге конкурс, бәйгеләрнең диплом һәм грамоталар иясе, "Татар моңы - 2013" конкурсы лауреаты Гөлназ Гарифҗанова әти-әнисе, якыннары ярдәме белән хәйрия концерты оештырды. Гөлназга, Казанда яшәүче, ДЦП авыруы булган 4 яшьлек Руслан Нәбиуллинның сәламәтлеген торгызу өчен матди яктан ярдәм сорап, февраль аенда интернет челтәре...

Район Мәдәният йортында Кукмара гимназиясе укучысы, төрле дәрәҗәдәге конкурс, бәйгеләрнең диплом һәм грамоталар иясе, "Татар моңы - 2013" конкурсы лауреаты Гөлназ Гарифҗанова әти-әнисе, якыннары ярдәме белән хәйрия концерты оештырды. Гөлназга, Казанда яшәүче, ДЦП авыруы булган 4 яшьлек Руслан Нәбиуллинның сәламәтлеген торгызу өчен матди яктан ярдәм сорап, февраль аенда интернет челтәре аша хат килеп төшә. Һәм Гөлназ Кукмарага Казаннан бер төркем артистларны чакырып, район үзешчәннәрен дә сәхнәгә дәшеп, хәйрия концерты үткәрергә карар кыла.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Маликова, Бөтенроссия, республика конкурслары лауреаты Гәйсә Маликов, Казан шәһәрендәге С.Сәйдәшев исемендәге Мәдәният йортының "Дуслык" җыр һәм бию ансамбле, якташыбыз Нәкыя Орлова, Зур Сәрдек авылының "Чәчкә" бию ансамбле һәм, әлбәттә, Гөлназның чыгышларын тамашачылар бик яратып карый, көчле алкышларга күмә. Концерттан тупланган 52 мең сум акча Русланның шәхси исәп-хисап счетына күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk