Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара итекләренә – 150 ел: үткәннәрдән алып бүгенгәнчә (фото)

Кукмара киез итек-киез комбинаты "Бертуган Комаровлар" сәүдә йортының шәхси биләмәләре базасында оештырыла. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бертуганнар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахырында ук башлап җибәрәләр. Алар, җирле халыктан йон сатып алып, фабрикада аны махсус машиналарда тетәләр һәм өйдә эшләүчеләргә биреп, итек бастыралар, үз келәймәләрен (тамга) куялар. Өйдә киез итек басучыларның...

Кукмара киез итек-киез комбинаты "Бертуган Комаровлар" сәүдә йортының шәхси биләмәләре базасында оештырыла. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бертуганнар үз эшчәнлекләрен XIX гасыр ахырында ук башлап җибәрәләр. Алар, җирле халыктан йон сатып алып, фабрикада аны махсус машиналарда тетәләр һәм өйдә эшләүчеләргә биреп, итек бастыралар, үз келәймәләрен (тамга) куялар. Өйдә киез итек басучыларның саны ул вакытта 1500гә якын була. Көнгә 10 сәгать дәвамында Комаровлар үз машиналарында 3000-3500 фунт йон тетә, 600 пар итек басыла.

"Бертуган Комаровлар" сәүдә йортының эшләнмәләре Казан губернасыннан читтә дә билгеле була. Фирма үз вакытында Париж һәм Лейпцигской, шулай ук Россия сәүдә ярминкәләренең медальләре белән бүләкләнә.

1917 елда, Октябрь революциясеннән соң фабрика яңа хакимият тарафыннан национализацияләнә. Итек һәм техник киез җитештерү өчен яңа корпуслар төзелә башлый. Иске машиналарны яңарту да эшчәнлекне күпкә арттыра. 1936 елда гына да фабрикада 1003737 пар киез итек басыла.

Бөек Ватан сугышы елларында киез итек җитештерү бик нык кими. 429 ир-егет фронтка китә. 1945 елда фабрикада нибары 394 кеше хезмәт куя. Сугыш вакытларында фронтка 1,5 миллион пар киез итек җибәрелә, 6 миллион пар итек ремонтлап, үзгәртеп басыла.

1946 елда фабриканың җитештерү эшчәнлеге тагын югары күтәрелә башлый. 1956 елда биредә яңа технологияләр, конвейер системасы кертелә, яңа җиһазлар һәм станоклар кайтарыла. Нәтиҗәдә фабрика Россиянең иң алдынгы киез-итек предприятиесе җитештерүчеләренең берсенә әйләнә.

1993 елдан фабрика Кукмара киез итек-киез комбинаты дип үзгәртелә.

Саннар:

Комбинатта барлыгы 485 кеше хезмәт куя. Моннан берничә ел элек хезмәткәрләрнең уртача яше - 45 булса, хәзерге көндә - 32.

2016 елда 314749 мең сумлык товар җитештерелгән, шул исәптән:

283 мең пар итек,

248 тонна киез,

99567 мең сумлык тегү производствосы товарлары.

Бер тәүлеккә 1481 пар аяк киеме эшләп чыгарыла.

Киез рулоннарның авырлыгы 37 килограммнан, ә киңлеге 1,7 метрдан башлана.

Җитәкчеләр:

1867-1892 - Василий Комаров

1892-1919 - Николай һәм Сергей Комаровлар

1919 (июль)-1919 (декабрь) - Г.Литвин

1919 (17 декабрь)-1921 (ноябрь) - Н.Емельянов

1921(1 ноябрь)-1923 (29 апрель) - Николай Чечель

1923 (март)-1925 (март) - Андрей Вальщиков

1925 (март)-1925 (октябрь) - Федор Колчин

1925 (октябрь) 1926 (ноябрь) - Петр Порозов

1926 (ноябрь)-1928 - Андрей Вальщиков

1928-1930 - Юныс Неометов

1930-1934 - Төхвәтуллин, Әбуталыйпов, Семенов, Афанасьев

1934-1937 - Төхвәтуллин

1937-1938 - Жирков

1938-1942 - Иван Красильников, Галим Әгъзәмов

1942 (28 май)-1944 (18 март) - Степан Вязовкин

1944 (9 апрель)-1951 - Абрамов

1951-1973 - Михаил Голубев

1973-1988 - Котдус Бариев

1988 елдан Шамил Әхмәтшин.

Хезмәтләре мактаулы

Итек түшәү цехы станоклар гөрелдәве, йон исе, җылы пар белән каршы алды. Цех җитәкчесе Рузалия Миннегалиева биредә өч дистә елдан артык эшли икән.

-Шартлар хәзер күпкә яхшырды: җилләткеч эшләп тора, хезмәт куркынычсызлыгын саклау чаралары каралган, эш көненнән соң юыну өчен душ бар. Ашханәдә тукланабыз, бәянең бер өлешен комбинат каплый, - диде ул канәгать йөз белән. Безне үз эшенең остасы Татьяна Яковлева белән таныштырды.

-Махсус, аерым заказлар булган очракта һәрчак аңа ышанып тапшырабыз. Әле менә Мәскәүдән бер меңнән артык киез башмакларга заказ килде, аны да Татьяна үти. Күп кенә яшь эшчеләрнең дә остазы булды: итек түшәү серләренә өйрәтте.

Татьяна Түбән Комар авылында туып-үскән, Кукмара һөнәри училищесын тәмамлап, бирегә килүенә утыз ел булган.

-Абыем Анатолий армиягә кадәр шушында эшләгән иде, бу һөнәрне аның киңәше белән сайладым. Эшем авыр булса да, үземә ошый. Ияләнелгән инде, комбинат миңа туган йортым кебек. Бертуган игезәк сеңелләрем Надежда Дамашева белән Екатерина Гордеева да бирегә урнашты: берсе 17 ел, икенчесе 11 ел эшли. Тормыш иптәшем Василий белән бер цехта хезмәт куябыз, аның белән шушы комбинатта танышып, тату гаилә кордык. Ике бала үстердек, инде оныгыбыз бар.

-Яшьлек хыялыгыз бар идеме? - дип сорыйм.

-Чәчәкләр үстерүче булырга теләгән идем, пенсиягә чыккач шөгыльләнермен инде, - дип елмайды ул.

Татар халкы элек-электән тула басу, киез ясау белән шөгыльләнгән. Әбиләребез киез эшләнмәләрне идән-сәкеләргә генә җәеп калмаганнар, хәтта аннан өс киемнәре дә теккәннәр. Киез итек комбинатындагы киез җитештерү цехын да әлеге һөнәрнең дәвамы дип әйтсәк, һич ялгышмабыз. Цех начальнигы Эдуард Хафизов бирегә җиңел сәнәгать техникумын тәмамлап килгән, 11нче елын эшли. Аның әнисе Галина Владимировна да биредә 31 ел дәвамында мастер, лаборатория мөдире, цех начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан.

-Биредә эшчәнлек өч сменада алып барыла. Без аяк киеме фабрикаларына һәм үзебезнең комбинатта төрле эшләнмәләр тегү өчен киезләр ясыйбыз. Бер сменада рулоннар белән 1 тонна киез җитештерелә, - ди Эдуард. - Кайтарылган йон иң элек бик яхшылап эшкәртелә: юыла, чүпләрдән арындырыла, майсызландырыла. Тетү, берничә төр катламга салу, тыгызлау, дымландыру, парда киптерү һәм башка бик күп төрдәге процессларны башкарабыз. Киез әзер булганнан соң да аны кабат юарга һәм яхшылап киптерергә туры килә. Тиешле калынлыкта һәм тыгызлыкта ясалган киез рулоннарга төрелә. Киезгә ел дәвамында сорау зур. Төсләргә килгәндә, заказларга карап төрле төсләргә буйыйбыз. Шулай ук табигый, катнаш киезләр дә ясала.

Әлеге цехта 40ка якын кеше эшли.

- Кимчелекләр чыкмасын өчен һәрбер төргәкне карап, күз уңыннан уздырасы, - диләр биредә хезмәт куючы Гөлчәчәк Мавлюкаева һәм Зәйтүнә Газизовалар. - Беребез инде комбинатта - 10, икенчебез 12 ел эшли. Иң мөһиме: эш бетмәсен!

Комбинатның тегү производствосы кисү, тегү, чигү тармакларын берләштерә. Цехларның берсендә киез эшләнмәләрдән детальләр киссәләр, икенчесендә аяк киемнәре тегәләр, өченчесендә итекләргә берсеннән-берсе матур бизәкләр чигәләр.

-Без рулоннар белән китерелгән киездән тегү өчен детальләр әзерлибез, - ди кисү цехы начальнигы Чулпан Гарипова. - Ике сменада барлыгы 12 кеше эшли. Кызларның барысы да тырыш, төгәл. Алар көнгә 600 пар аяк киеме комплекты, 30 пар башмак, 10 жилет детален кисәләр һәм чигәләр дә. Заказларның нинди булуына карап, шундый бизәккә өстенлек бирелә.

Әзер детальләр алга таба тегү цехына күчә.

-Аллага шөкер, заказларыбыз һәрчак булып тора. Шуның өчен кызларның да эшләре шулкадәр күп, - ди цех начальнигы Минзилә Хәбибуллина. - Өйдә киеп йөри торган башмаклар, балалар, ирләр һәм хатын-кыз аяк киемнәре, жилетлар, юрган, мендәр, урын-җир комплектлары, кухня өчен кирәк-яракларның һәммәсе дә биредә тегелә. Әзер булганнан соң һәр товар ОТК (техник контроль бүлеге) аша үтә һәм аерым капларга тутырыла. Көнгә 700-800 пар аяк киеме әзерләнеп, складка җибәрелә.

Комбинатның тегү цехында эшләүче Елизавета Максимованың эш тәҗрибәсе инде 40 елга якын. Бирегә мех фабрикасында хезмәт куеп килә ул.

Көн саен сөенеп эшкә киләм, планнарымны тутырдым, дип канатланып өйгә кайтам, - ди Елизавета ханым. - Тегү машинасыннан башка үз тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьрәк вакытта хәтта эштән өйгә кайткач та заказлар белән курткалар, чаңгы костюмы комплектлары тегә идем, хәзер генә бераз ялкауланам. Комбинатта эшли башлавыма быел 7 ел тулды. Минем бурыч: төрле фасонда һәм төрле катлаулылыктагы аяк киемнәре тегү. Бер сменада 6-7 пар аяк киеме тегеп тапшырам.

Елизавета апаның тегү машинасы артында эшләвен читтә генә күзәтеп торырга булдык. Бер аяк киемен тегү берничә төрле операция башкаруны таләп итә икән. Иң элек ул детальне "зигзаг"лап алды, аннары бер-берсенә тоташтырды, тасма, замок, күн текте, мех та өстәде. Кыскасы, аяк киеменең табанын ябыштырганчы күпме юл үткәнен һәм никадәр вакыт сарыф ителгәнен хәзер аңладык инде.

Соңгы елларда комбинатның йөзе танымаслык булып үзгәрде. Монда төзү-ремонт цехы эшчеләренең дә өлеше зур. Илназ Зәйнуллинны тышкы стенаны буяп торган чагында очраттык.

-Мәктәпне тәмамлагач, йөк төяүче булып урнашкан идем, армиядән кайткач, кабат шушында килдем. Төзү-ремонт эшләренә иптәшләремнән өйрәндем. Һөнәрем тормышта да бик кирәкле: әйтик, туган йортыбызны төзекләндереп торам, кеше яллап эшләткән юк, - ди Киндеркүл авылы ир- егете. Нинди эшкә тотынса да булдыра, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә үзен, дип мактап телгә алды аны цех җитәкчесе Фәрит Миннемуллин. Күп эшнең инде механикалаштырылган булуын да билгеләп үтте.

Владимир Низамов та кулына пумала белән буяу тоткан иде.

-2003 елда монда килгәндә әзме-күпме тәҗрибәм бар иде инде, калганын биредә үзләштердем. Квалификациямне күтәреп, 4 разрядлы ташчы һөнәренә ия булдым, - диде ул. Цех җитәкчесе әйтүенчә, барлык эшкә дә кулы ята икән үзенең. Шунысы кызыклы: Владимир хезмәт юлларын итек комбинаты белән бәйләгән гаилә династиясеннән: әтисенең бабасы Афанасий Глухов 1929-1951 елларда баш инженер, производство җитәкчесе вазыйфаларын башкарган, бабасы Виктор, әнисе Тәзкирә ханым, әтисе Юрий, аларның апа-сеңелләре дә, энесе Артем шушында эшләгәннәр. Династиянең гомуми эш стажы 150 елдан артып китә.

Ремонт-механика цехын комбинатның йөрәге дияргә була: станоклар һәм механизмнарның тотрыклы эшләвен тәэмин итә, өзеклекләргә юл куймый. Илнур Хәсәнов башкара торган эш тә зур төгәллек сорый. Ул киез аяк киемнәре тегү өчен киезне кискәли торган штанцформалар әзерли. Әлеге кискечләр корыч лентадан төрле үлчәм һәм модельләр өлгеләре буенча махсус станокта ясала, эретеп ябыштырыла, аннан кисү цехына җибәрелә. Эш тәртибен Мәскәүдәге шәхси оешмага барып, үзләштереп кайтканнар.

-Күңелен биреп, тырышып башкара, - дип бәяләде аның хезмәтен цех җитәкчесе Альберт Ярмөхәмәтов.

Тегү цехында кызлар гына түгел, ир-егетләр дә тырышып хезмәт куя. Аяк киеменең табанын ябыштыручы Илфар Зәйнәгиев һәм Рөстәм Гайнуллиннар белән дә берничә сүз алыштык.

-Кызлар теккән аяк киемнәренә без төрледән-төрле табаннар ябыштырабыз, - диләр алар. - Заказлар төрлечә була. Гади аяк киемнәрен көнгә 80не, ә бераз катлаулы - күнне тарттырып ясый торганын 20шәрне әзерлибез. Хезмәтебез кызыклы, күңел биреп эшлибез.

Ә менә Андрей Трофимовның исә хезмәте бераз катлаулырак. Әзер табаннарның чит-читен машинада тегә ул.

-Тегү эшен бөтенләй белми идем, биредә өйрәндем. Хәзер бер сменага 100 парга якын аяк киеме тегә алам, - ди ул. - Вакытында хезмәт хакын алабыз, җылыда эшлибез. Шуның өчен әлеге һөнәрне үзләштерүемә бер дә үкенмим.

Комбинатның механика цехында эшләүче 5 разрядлы слесарь Илһам Рәхмәтуллин биредә 2010 елдан хезмәт куя.

-Мин мәктәпне тәмамлагач, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән идем. Биредә исә, өстәмә укып, слесарьлык серләренә дә төшендем. Ир-егет бер генә эштән дә куркып тормаска, аның һәрнәрсәгә кулы ятарга тиеш, - ди ул. - Комбинатта нинди җиһаз ватыла, аларның һәммәсен без төзәтәбез, кирәк икән, детальләр дә ясыйбыз. Әле күптән түгел генә йон аралый торган станок җыйдык. Цехлардагы машиналарның күбесе иске булганлыктан, аларны һәрдаим карап, яңартып торырга кирәк. Бүгенге көндә эшче һөнәрләргә дә сорау зур. Шуның өчен мин яшьләргә дә һөнәр сайлаган вакытта кирәкле, киләчәктә эшле дә, ашлы да була торган белгечлекне сайларга киңәш итәр идем. Безнең үзебезнең эштә бер дә буш торганыбыз юк. Тормышта да белгәннең һәрчак кирәге чыгып тора. Кирәк икән эретеп ябыштырасың, кирәк икән сүтеп-җыясың. Иң мөһиме: кемнеңдер килеп эшләгәнен көтеп тормыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев