Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кечкенә Юни бар дөньяны берләштерә - видеороликлар бәйгесе

Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Универсиадага багышлап "Uni unites the World" ("Юни бар дөньяны берләштерә") дигән исем астында иң яхшы видеороликка конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә барлыгы 37 укучы катнашты, алар арасында күрше Киров өлкәсеннән дә вәкилләр бар иде. Эшләрне бәяләгәндә жюри әгъзалары аның креатив һәм заманча...

Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Универсиадага багышлап "Uni unites the World" ("Юни бар дөньяны берләштерә") дигән исем астында иң яхшы видеороликка конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә барлыгы 37 укучы катнашты, алар арасында күрше Киров өлкәсеннән дә вәкилләр бар иде.

Эшләрне бәяләгәндә жюри әгъзалары аның креатив һәм заманча булуына, таләпләргә туры килүенә, укучының тиешле дәрәҗәдә мәгълүматны җиткерә алуына, видеомонтаж куллануына, оператор һәм тавыш операторы осталыгына ия булуына да игътибар итте.

Җиңүчеләр менә кемнәр: "Универсиада волонтерлары" номинациясе - Гөлия Сабирова (күппрофильле лицей, 10нчы сыйныф), "Универсиада объектлары" номинациясе - Дмитрий Михайлов (Урта Комар мәктәбе, 10нчы сыйныф), "Без - киләчәк" номинациясе - Алмаз Гозәеров (Югары Арбаш, 10нчы сыйныф).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk