Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

"Кабатланмас мизгел" фотоконкурсын башлыйбыз

Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан сугышы, дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда Җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан итәбез. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеш, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт...

Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан сугышы, дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда Җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан итәбез. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеш, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт процессы һ.б. чагылышы тапкан фоторәсемнәр катнашачак. Конкурска җибәрелгән барлык эшләр дә kukmon.ru сайтында, ә уңышлы дип табылганнары газетада бирелеп барылачак. Бәйгегә 30 август - Республика көне алдыннан йомгак ясалачак. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

фотоларны юллау өчен электрон адрес: alsu110981@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев