“IT-чемпион” конкурсында Кукмарадан өч бала җиңү яулады
Ел дәвамында мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы барды. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелгән иде. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп,...
Ел дәвамында мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы барды. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелгән иде.
Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп, шәхси кабинет аша түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Өлкән кеше исә үз чиратында порталның шәхси кабинетында балаларның логиннарын саклап, аларга баллар китерде. Укучыларга өлкәннәрнең шәхси кабинетын теркәгән өчен дә, аңа кереп башкарылган һәр түләүгә (газ, торак-коммуналь хезмәтләр, элемтә челтәре өчен һ.б.) дә баллар исәпләнде. "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү " иҗади номинациясе кысаларында һәр бала яңа интернет-сервис һәм хезмәтләр буенча идеяләрен тәкъдим итте, монда инде җиңүчеләр online-тавыш бирү юлы белән ачыкланды.
"IT-чемпион" республика конкурсының соңгы турында районыбыздан өч укучы җиңү яулады. Манзарас мәктәбеннән Родион Князев - беренче, Поч.Сутердан Айдар Гыйльманов - икенче, ә беренче гимназиядән Лилия Вәлиуллина өченче урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә Казанның "ИТ-парк"ында iPad планшет компьютерлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев