“Исток” хуҗалыгы җитәкчелеге барлык игенчеләрне бәйрәм табынына җыйды (фото)
"Исток" хуҗалыгы җитәкчелеге, язгы чәчү тәмамлану уңаеннан, барлык игенчеләрне бәйрәм табынына җыйды. Рифат хәзрәт Ибраһимовның Коръән аятьләре белән башланган бәйрәмдә кунакларыбыз, хезмәт кешесенең саваплы гамәлләре турында бик эчтәлекле вәгазь тыңладылар. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Илсур улы пешекче Галимҗанова Нәкыяне юбилее уңаеннан, тракторчы Сабиров Мәксутны хезмәт нәтиҗәләре өчен бүләкләп, барлык игенчеләргә котлау...
"Исток" хуҗалыгы җитәкчелеге, язгы чәчү тәмамлану уңаеннан, барлык игенчеләрне бәйрәм табынына җыйды. Рифат хәзрәт Ибраһимовның Коръән аятьләре белән башланган бәйрәмдә кунакларыбыз, хезмәт кешесенең саваплы гамәлләре турында бик эчтәлекле вәгазь тыңладылар. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Илсур улы пешекче Галимҗанова Нәкыяне юбилее уңаеннан, тракторчы Сабиров Мәксутны хезмәт нәтиҗәләре өчен бүләкләп, барлык игенчеләргә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләреннән торган "Ак калфак" оешмасының концерты игенчеләребезгә бүләк булды.
Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев