Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Советлар Союзы Герое Петр Воробьевка105 яшь тулыр иде

Исән булса, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Воробьевка бүген 105 яшь тулган булыр иде. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз арасында Петр Егорович Воробьев та бар. Ул 1908 елның 4 июлендә Танькино авылында туа. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң 25 ел колхоз рәисе булып эшли....

Исән булса, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Петр Воробьевка бүген 105 яшь тулган булыр иде.

Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз арасында Петр Егорович Воробьев та бар. Ул 1908 елның 4 июлендә Танькино авылында туа. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң 25 ел колхоз рәисе булып эшли. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, 3нче дәрәҗә Дан орденнары, "Батырлык өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Днепр елгасын кичкәндәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Петр Воробьев 1984 елның 25 сентябрендә вафат була, Танькино авылында җирләнә. Туган төбәгендә геройга бюст куелган.

Петр Егорович Воробьев яшәгән Танькино авылының бүгенгесе турындагы язманы газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X