Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исерек шофер - җинаятьче

Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында күптапкыр сөйләүгә карамастан, кайберәүләр һаман моңа бармак аша карый. Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә бит. Узган елның 29 декабрендә иртәнге сәгать...

Алкогольле эчемлекләр кулланып, транспорт руле артына утыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аяныч хәлләргә китерүе хакында күптапкыр сөйләүгә карамастан, кайберәүләр һаман моңа бармак аша карый. Закон таләпләренең катгый, штраф суммаларының саллы булуы гына бер хәл, исерек шоферларның ваемсызлыгы нәтиҗәсендә фаҗигаләр дә шактый еш теркәлә бит. Узган елның 29 декабрендә иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Түбән Үрәс авылында булган һәлакәт тә моңа бер мисал.

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Түбән Үрәстә юл фаҗигасе булу, КамАЗның урам аша узучы газ торбасына бәрелүе хакында хәбәр керә. ЮХИДИ инспекторы, урынга килеп, һәлакәтне рәсмиләштерә, махсус прибор - "Алкотестор" ярдәмендә шоферның исерек хәлдә булуы ачыклана.

35 яшьлек ир кеше төзелгән беркетмәләрнең берсе белән дә килешми. Аның сүзләренә караганда, КАмАЗ белән газ торбасына бәрелгәннән соң, ул транспорт кабинасына кергән газ исеннән агулана һәм, хәле начар булганлыктан, "Валерианка" төнәтмәсе эчә. Ә инде спиртлы эчемлекне исә ул ЮХИДИ хезмәткәреннән рөхсәт сораганнан соң гына куллана. Әгәр видеоязма булмаса, ир кеше сүзләренә ышанган да булыр идек. Әмма инспектор тәкъдим иткән видеода бөтенесе дә аермачык күренеп тора.

Шаһитләр, ЮХИДИ инспекторыннан сорау алынды, материаллар өйрәнелде. Нәтиҗәдә әлеге шофер җәмәгать суды тарафыннан гаепле дип табылды, аңа 30 мең сум штраф түләү һәм 1,6 елга транспорт йөртү хокукыннан азат итү карары чыгарылды.

Зөлфия НИЗАМИЕВА, Кукмара буенча 2нче суд участогы консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk