Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иркә: "Сине фермага дуңгыз карарга җибәрәм дия иде"

"Намазга басарга уйламыйсыңмы?" дигән сорауга Иркә: "Вакыты килеп җитмәде әле, -ди. Ирем уңай карый. Өебездә спиртлы эчемлек юк. Ирем мәчетләргә дә баргалый. Машинада да музыка урынына дога тыңлап йөрибез". - Син бит тракторчы белән сыер савучы кызы... - Әйе. Әти 40 ел тракторда эшләде. Аны әле дә эшкә алып китәләр....

"Намазга басарга уйламыйсыңмы?" дигән сорауга Иркә: "Вакыты килеп җитмәде әле, -ди. Ирем уңай карый. Өебездә спиртлы эчемлек юк. Ирем мәчетләргә дә баргалый. Машинада да музыка урынына дога тыңлап йөрибез".

- Син бит тракторчы белән сыер савучы кызы...
- Әйе. Әти 40 ел тракторда эшләде. Аны әле дә эшкә алып китәләр. Кырда трактор астында майга батып ята торган кеше ул, аңа акча да кирәкми. "Әти, кеше көлдереп йөрмә инде", - дип орышабыз. Язын китә, көз кайта. Эшен бик ярата. Әнием 30 елдан артык сыер савучы булып эшләде. 58 сыеры бар иде. 6-10 яшьтә өйдәге сыерны сава идем. Тибенә торган сыер иде. Әни: "Син аңа җырла", - дия иде, җырласаң, тибенүдән туктый иде.

Әтием: "Укыма әле, дуңгыз караучы Дания апаң пенсиягә китә, сине фермага дуңгыз карарга җибәрәм", - дия иде. Дуңгызлардан, аларның кычкыруыннан бик курка идем.

- Гомер буе җырлап йөрермен дип уйлыйсыңмы?
- Юк, җырлап кына йөреп булмас, Аллаһ нәрсә язгандыр. Әлегә җырлыйм. Өч абыемның берсе дә җырлый белми. Миңа әни тавышының берничә проценты гына бирелгән. Аның тавышына сокланам. Әниләр 14 бала үскән, бөтенесе гармунда уйный, матур итеп җырлый. Әни ягыннан туганнар белән очрашу - бәйрәм, бөтенесе гармунда уйнаган, әби җырлаган.

- "Йолдыз чире" белән авырганың бармы?
- Әз генә борын күтәрү булып алды. Ул чорны бер дә яратмыйм. Берара акчам да, машинам да, җырлар да булды, шулчак миндә масаю барлыкка килде. Аннан соң бетте.

- Ник?
- Җырларымны сирәк яңгырата башладылар, әкрен генә төштем.

- Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы "Душа мой"ны җырлыйсың икән. Хәмдүнә апа мактадымы?
- Орышты. "Бу җырны болай җырламыйлар, җырны әрәм итеп йөрмә. Биеп-биеп җырла", - дип кирәкне бирде.

- Ирең әти-әниеңә ничек эндәшә?
- Ул "әти-әни" дип әйтә башлаган иде, әти белән әни миңа: "Безгә әби белән бабай дисен әле", - диделәр. Аңлаттым. Артур бит шәһәр егете. Әни аны ярата, иркәли, безне күрми дә. Бөтен тәмле әйбер Артурга, авылга кайтыр алдыннан: "Нәрсә пешерим, кияү?" - дип кенә тора.

- Заманында кендегеңне дә ачып җырладың.
- Стилистлар кендекне ачып җырларга кушты шул. Җырчы булу теләгем көчле, ничек тә сәхнәгә менәргә иде, дип җан талаштым. Аннары көч туплагач, үземә эшли башлар идем, дип уйладым. Чын Иркәне күрсәткән җыр ул - "Карлыгачтан хәбәрем юк".

    ГАБДЕРӘХИМ
    Ирек мәйданы

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    erid: 2VtzqxWHLUk
    2
    X