Индексация түләнү тәртибе
2016 елның февраль индексациясе үзенчәлекле булды. Беренче тапкыр пенсионерлар эшләүчеләргә һәм эшләмәүчеләргә бүленде. Эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе 4 процентка артты. Бу категориягә елның 30нчы сентябрена эштә булмаучылар керә. Күп кенә пенсионерлар күптән эштән туктаган булсалар да, Пенсия фонды базасында бу турыда мәгълүмат юк. Моның өчен идарәгә хезмәт кенәгәсе белән килеп,...
2016 елның февраль индексациясе үзенчәлекле булды. Беренче тапкыр пенсионерлар эшләүчеләргә һәм эшләмәүчеләргә бүленде. Эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе 4 процентка артты. Бу категориягә елның 30нчы сентябрена эштә булмаучылар керә. Күп кенә пенсионерлар күптән эштән туктаган булсалар да, Пенсия фонды базасында бу турыда мәгълүмат юк. Моның өчен идарәгә хезмәт кенәгәсе белән килеп, аның күчермәсен калдыру сорала.
Соңгы вакытта эштән китүчеләр өчен индексация түбәндәгечә була: эш бирүчеләр шәхси мәгълүматны апрель аеннан башлап ай саен тапшыралар. Бу хисапта эштән китүчеләр исемлеге билгеле була. Шәхси мәгълүмат пенсия фонды базасына икенче айда утыра. өченче айда индексация ясалу турында карар кабул ителә. Дүртенче айда түләү китә.
Район Пенсия фонды идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев