Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гимназия директоры ришвәт алуда гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казан шәһәренең 16нчы татар-инглиз гимназиясе директоры, 34 яшьлек Чыңгыз Латыйповка карата җинаять эше кузгаткан. Ул Россия Җинаять кодексының 290нчы маддәсе 3нче бүлеге (ришвәт алу) буенча шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның апрелендә бер ир-ат Латыйповка ул җитәкләгән гимназиягә баласын күчерү буенча мөрәҗәгать иткән....

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казан шәһәренең 16нчы татар-инглиз гимназиясе директоры, 34 яшьлек Чыңгыз Латыйповка карата җинаять эше кузгаткан. Ул Россия Җинаять кодексының 290нчы маддәсе 3нче бүлеге (ришвәт алу) буенча шикләнелә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның апрелендә бер ир-ат Латыйповка ул җитәкләгән гимназиягә баласын күчерү буенча мөрәҗәгать иткән. Үз чиратында Латыйпов аңардан 100 мең сум акча сораган. Ир-атның ул кадәр суммада акчасы булмау сәбәпле, директор түләүне 15 меңгә калдырган. Бу хакта ата кеше хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Шуннан соңгы вакыйгалар оператив хезмәтләр күзәтүе астында барган. 18 апрельдә кич гимназия бинасында ир-ат тиешле акчаны директорга биргәч, Казан шәһәре Идел буе районының тикшерү органнары һәм Икътисади куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан директор тоткарланган.

Элек җинаять җаваплылыгына тартылган Латыйпов җинаятькә катнашы барлыгын таныган. Тикшерүче дәгъвасы буенча суд аны өй арестына алуны билгеләгән.

Барлык яктан тикшерү-оператив чаралар үткәрелә. Латыйповның башка җинаять эпизодларында катнашы барлыгы-юклыгы ачыклана. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев