Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадел Вафин Арчада агуланган балаларның сәламәтлеге турында сөйләде

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

(Казан, "Татар-информ"). Арчада агуланган барлык балаларның сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәваланудан соң, аларның хәле яхшырган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүен әйткән. Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.

Внеочередное заседание комиссии РТ по предупреждению и ликвидации ЧС

Сүз Казанбаш урта мәктәбенең 30 укучысы, бер укытучысы һәм бер баланың апасы турында бара. Аларга эчәклек инфекциясе диагнозы куелган. Барысында да охшаш симптомнар.

Гадел Вафин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген әйткән.

"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев