Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Якташыбыз Рөстәм Муллинның юбилей кичәсе үткәрелде

Минзәлә театры залында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшләүче якташыбыз, Кәркәүчтә туып-үскән Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинның 70 яшьлек юбилей кичәсе уздырылды.

Бу театрда безнең сигез райондашыбыз эшли. Минзәлә театры залында барган юбилей кичәсе тамашачыны театр тарихы, артистның гомер юлы буйлап сәяхәт иттерде. Котлау яңгыратырга дип сәхнәгә күтәрелгән барлык татар һәм рус театры әһелләре Рөстәм ага адресына иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Күпсанлы бәйрәм кунаклары арасында без -Рөстәм аганың якташлары да, аңа, район җитәкчелегенең котлавын җиткердек. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев кулыннан "Район алдындагы казанышлары өчен" медален алганда, Рөстәм абый иң зур дәүләт бүләген алгандай куанды. "Тыйнак хәзмәтемә олы бәя биргән якташларыма чиксез рәхмәтлемен, миңа канатлар үскәндәй булды", - диде. Хатыны, ТР халык артисты Рәзилә апа Муллина белән алар әле һаман да иҗатта, яңа образлар тудыралар, Минзәлә театрының алтын баганалары булып яшиләр.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев