Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Кукмаралылар скандинавча йөрергә өйрәнде

“Кукмара” тау чаңгысы базасында үткәрелгән мастер-класста кырыкка якын кеше катнашты

Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе һәм “Россия пенсионерлары берлеге” җирле бүлеге белән берлектә скандинавча йөрү буенча мастер-класс үткәрелде. Чара “Кукмара” тау чаңгысы базасында узды, анда теләге булган һәркем катнаша алды.

 

Инструктор Артур Зәкиев скандинавча йөрү күнегүләре турында сөйләгәннән соң, сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар “Бакыр тау” буйлап юлга кузгалдылар.

 

-Скандинавча йөрү бөтен яшьтәге кеше өчен дә файдалы, - диде әлеге чарада катнашучы югары категорияле табиб Илдус Вәлиев.

 

-Бу чарада пенсия яшендәге кырыкка якын кеше катнашты. Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга тырышабыз. Катнашучылар арасында скандинавча йөрергә яратучылар клубы оештыру турында тәкъдим булды. Без әлеге фикер белән килешәбез һәм киләчәктә бу юнәлештә эш алып барачакбыз, - диде Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Марсил Төхбәтуллин.

 

Каты буран һәм салкын һава катнашучыларны куркытмады, барысы да мастер-класстан бик канәгать калды.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk