Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Читтән кайткан терлеккә ветеринария белешмәсе кирәк

Хәзер авылларга төрле җирләрдән терлек һәм кош-корт алып килеп саталар. Авыл халкы өчен бу бик уңайлы, күпләр моның куркыныч тудырырга мөмкинлеген уйлап бетермиләр, чөнки күп очракта ветеринар-санитар таләпләр тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Ветеринар теркәү таныклыгы...

Хәзер авылларга төрле җирләрдән терлек һәм кош-корт алып килеп саталар. Авыл халкы өчен бу бик уңайлы, күпләр моның куркыныч тудырырга мөмкинлеген уйлап бетермиләр, чөнки күп очракта ветеринар-санитар таләпләр тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына эшмәкәр мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә ала. Терлекне алып кайтканда ул шул төбәкнең ветеринария белгечләреннән беренче форма ветеринар белешмәсе алырга тиеш. Бу белешмәдә шул төбәктәге авыл хуҗалыгы терлекләрендә йогышлы авыруларның булмавы һәм нинди прививкалар ясалуы күрсәтелә. Терлекләрне алып кайтканнан соң, эшмәкәр бу хакта район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә һәм малларны бер ай дәвамында ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Терлекләрдә йогышлы авырулар табылмаса, аңа дүртенче форма ветеринария белешмәсе бирелә һәм ул сату белән шөгыльләнә ала. Терлек сатып алганда эшмәкәрдән әнә шул белешмәне сорагыз, югыйсә, аларның күбесе малны алып кайткан көнне үк сатуга чыгара. Шуңа күрә, 2-3 атна узгач, терлекләр арасында авырый башлау һәм үлем очраклары булгалый. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, бруцеллез, туберкулез, лептоспироз һәм башка йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Бу авырулар терлекләр өчен генә түгел, кешеләргә дә куркыныч тудыра. Хәтерлисездер, үткән елда Өлге авылында гаять хәтәр чир - себер түләмәсе (сибирская язва) читтән кайткан малда табылды бит.

Быел планлы тикшерү үткәрү вакытында Сазтамак авылында бер эшмәкәр тарафыннан ветеринария таләпләрен бозу очрагы ачыкланды. Ул терлекләрне ветеринария белешмәсез алып кайтып сата. Әлеге эшмәкәргә карата административ чара күрелде, ягъни штраф салынды. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен тиешле ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә һәм сатып алучыларга да уяурак булырга кирәк.

Рәшит Хәйруллин,

"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы

фото: http://nversia.ru/news/index/rubric/22/page/52

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев