Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәч коелса, нинди табибка барырга? (сорау-җавап)

Чәчем нык коела. Чәчне тәрбияләү өчен тигәнәк мае да сөртәм, кыйммәтле бальзамнар да алдым - ярдәме юк. Дус кызым табибка барып кайт, ди. Нинди табибка барырга соң? Мин бит үземне сәламәт хис итәм. Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы...

Чәчем нык коела. Чәчне тәрбияләү өчен тигәнәк мае да сөртәм, кыйммәтле бальзамнар да алдым - ярдәме юк. Дус кызым табибка барып кайт, ди. Нинди табибка барырга соң? Мин бит үземне сәламәт хис итәм.


Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.


Гүзәл Сәгыйтова:


- Тире-венерологик диспансерда трихолог дигән табиб эшли. Аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чәч коелу организм халәтенә бәйле. Бу гиповитаминоз, стресс, җитәрлек йокламау, рационда күп кенә витаминнар булмауга бәйле булырга мөмкин. Табиб карап, чәч структурасына бәя бирәчәк. Сәбәбен ачыклап, дәвалау билгеләячәк.


Ләйсәния Әгълиева:


- Чәч коелганда, тире чирен дәвалаучы табибларга барып күренергә кирәк. Алар, кирәк булса, яңадан терапевтка җибәрә ала. Аннары терапевт та ярдәм итәргә мөмкин.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk