Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бразилия оештырган конкурста "Кояшкай" да катнаша

"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Нәрсә ул Бразилия?" Бөтенроссия конкурсында катнашырга алындылар. Әлеге бәйгенең оештыручылары - Россиянең балалар дәүләт китапханәсе һәм Бразилиянең Мәскәүдәге вәкиллеге. Бәйгегә әзерлек барышында балалар декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен башкару өчен квиллинг техикасына, шулай ук, пычкы чүбе, бөртекле кофе белән сәнгать әсәрләре тудырырга өйрәнгәннәр. Хәзер балалар түземсезлек белән...

"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Нәрсә ул Бразилия?" Бөтенроссия конкурсында катнашырга алындылар. Әлеге бәйгенең оештыручылары - Россиянең балалар дәүләт китапханәсе һәм Бразилиянең Мәскәүдәге вәкиллеге. Бәйгегә әзерлек барышында балалар декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен башкару өчен квиллинг техикасына, шулай ук, пычкы чүбе, бөртекле кофе белән сәнгать әсәрләре тудырырга өйрәнгәннәр. Хәзер балалар түземсезлек белән конкурс нәтиҗәләрен көтә. Бәйге шарты буенча, иң яхшы дип табылган эшләнмәләр Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге Монтейру Лобату исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендәге экспозициягә куелачак. Җиңүчеләргә Бразилиянең Мәскәүдәге вәкиллегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара конкурс бразилия

erid: 2VtzqxWHLUk