Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Шәгъбан ае башлана

Шәгъбан - ай календаре буенча сигезенчесе, мөселманнар өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Ул рәҗәп аеннан соң килеп, изге Рамазан аена якынлашуны кисәтә һәм аңа рухи яктан безне әзерли. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бу мөбарәк айны аеруча кадерләгән. Пәйгамбәребез (сгв) шәгъбан турында: "Рәҗәб аеның башка айлардан өстенлеге - башка кешеләр сөйләменнән...

Шәгъбан - ай календаре буенча сигезенчесе, мөселманнар өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Ул рәҗәп аеннан соң килеп, изге Рамазан аена якынлашуны кисәтә һәм аңа рухи яктан безне әзерли. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бу мөбарәк айны аеруча кадерләгән.

Пәйгамбәребез (сгв) шәгъбан турында: "Рәҗәб аеның башка айлардан өстенлеге - башка кешеләр сөйләменнән Коръән сүзләре өстенлеге кебек үк. Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге - минем башка пәйгамбәрләрдән өстенлегем кебек. Ә Рамазан өстенлеге - Аллаһның Үзе барлыкка китергән адәм балаларыннан өстенлеге кебек", - дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) шәгъбан ае рухи ныклыкка ирешү юлында, тормышыбызны изге гамәлләр белән баетып һәм Рамазан Шәриф ае алдыннан үзебезнең көчебезне арттырып үткәрергә безнең өчен зур этәргеч булып торуын искәртә.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара ай бүген

erid: 2VtzqxWHLUk