Без нинди медицина хезмәтләреннән түләүсез файдаланырга хокуклы?
Пациентлар хокукларын якларга: Без нинди медицина хезмәтләреннән түләүсез файдаланырга хокуклы? Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) белгечләре җавап бирә. Диспансеризация, дигән булып, медицина үзәгеннән диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият...
Пациентлар хокукларын якларга:
Без нинди медицина хезмәтләреннән түләүсез файдаланырга хокуклы?
Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) белгечләре җавап бирә.
Диспансеризация, дигән булып, медицина үзәгеннән диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият компаниясе миңа тоткан акчаларымны кире кайтарыр микән?
Роза Тынчерова, мәҗбүри медицина иминиятен һәм иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы:
Кызганыч, соңгы вакытта диспансеризация, дигән булып, түләүле хезмәтләр күрсәтүне көчләп тагу очраклары ешайды. Шәхси медицина фирмалары вәкилләренең, телефоннан шалтыратып, төрле хезмәтләр күрсәтергә, шул исәптән диспансеризация үтәргә тәкъдим итү очраклары билгеле. Аларның кайберләре намуслы булмаган ысуллардан файдаланырга да тартынып тормый. Мәсәлән, сүз башында медицина полисы булу-булмауны ачыклау да кешеләрнең фикерен чуалта. Алар сүз үзләре өчен түләүсез үткәрелә торган диспансеризация турында бара, дип уйлыйлар һәм күрсәтелгән хезмәт өчен түләргә кирәклеген факт буенча гына аңлыйлар. Мондый очракларда иминият компаниясе тотылган акчаны кире кайтарта алмый. Диспансеризация бары тик гражданнар беркетелгән поликлиникаларда гына үткәрелә. Аны үткәндә барлык белгечләргә күренү дә, тикшеренүләр дә бушлай гамәлгә ашырыла. Өстәмә тикшерү үткәрергә яки диагнозны тәгаенләргә кирәк булса, табиб гражданны диспансеризациянең икенче этабына җибәрә, медицина хезмәтләре күрсәткән өчен бу вакытта да акча алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев