Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер кашык дегет (сорау-җавап)

Ядегәрдә авыл үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Туган яктан илһам алып" дип исемләнгән бик матур бәйрәм үткәрелде. Анда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнаштылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, театральләштерелгән тамаша куелды, слайдларда авылның үткәне, киләчәге күрсәтелде. Бәйрәм чыгыш ясаучыларга, тамашачыларга да бик ошады. Әмма ахырдан район мәдәният идарәсе...

Ядегәрдә авыл үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында "Туган яктан илһам алып" дип исемләнгән бик матур бәйрәм үткәрелде. Анда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә катнаштылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, театральләштерелгән тамаша куелды, слайдларда авылның үткәне, киләчәге күрсәтелде. Бәйрәм чыгыш ясаучыларга, тамашачыларга да бик ошады. Әмма ахырдан район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевның сәхнәгә менеп әйткән тәнкыйть сүзләре бөтен башкарган хезмәтебезне юкка чыгарды. Мин мәдәният хезмәткәре булмасам да, элек-электән барлык чараларда катнашырга тырыша идем. Рәхмәт әйтәсе урында ул безне мыскыл итте.

Дания,Түбән Шәмәрдән

Бу турыда тагын берничә кеше редакциягә шалтыратып әйтте.

Хатка район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды:

-2017 елның декабрь аенда авыл җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә "Туган яктан илһам алып" фестиваль-конкурсының шартнамәсе таратылды. Фестивальнең максаты: авылда яшәүчеләрнең буш вакытларын файдалы итеп оештыру, буыннар арасындагы дуслыкны ныгыту, туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәләтле яшьләрне үстерү, өлкән буынны сәхнәгә тарту. Концерт программасына да төрле жанрлар, фольклор, халык һәм эстрада җырлары, хор, вокал ансамбле, аерым җырчылар, бию, нәфис сүз, скетч, пародия, тамашачылар белән уеннар кертелеп, бер тема яктыртылырга тиеш.

Барлык комиссия әгъзалары фикерләрен исәпкә алып әйтсәк, Ядегәр авылында үткән концерт шартнамә таләпләренә туры килеп бетмәде. Комиссия программаның дөреслеген, бер теманы тулысынча яктыртуны, жанрларның төрлелеген, артистларның киемен, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын исәпкә ала. Әгәр катнашкан кемне дә булса рәнҗеткәнмен икән, гафу үтенәм. Ләкин, мәдәният учаклары гел тәнкыйтькә эләгү сәбәпле, мәдәният хезмәткәрләреннән шартнамәгә туры килерлек фестиваль-конкурс үткәрелүен таләп итәбез һәм аларга алга таба шартнамәне күздә тотып эшләргә кирәклеген җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев