Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган

Казанда 19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды. Искәртеп үтик: 31 августта кич Салмачы бистәсендә ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Ул отвертка белән кызның муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадаган һәм сумкасыннан телефонын алган. Әмма,...

Казанда 19 яшьлек кызга отвертка белән һөҗүм иткән ир-атны полиция тоткарлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды.

Искәртеп үтик: 31 августта кич Салмачы бистәсендә ир-ат 19 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Ул отвертка белән кызның муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр кадаган һәм сумкасыннан телефонын алган. Әмма, якынлашып килүче машинаны күреп, җинаять урыныннан качкан. Кыз күпсанлы җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлегенә озатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Казанның Идел буе районы буенча тикшерү бүлегендә "Талау нияте белән үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьче эзләүгә игълан ителгән.

"Татар-информ"га билгеле булганча, җинаять кылуда шикләнелә торган затны кичә полиция тоткарлаган. Чыганак мәгълүматларына караганда, ир-атка 28 яшь, ул Казанда яши, элек биш тапкыр хөкем ителгән. Наркотикларга бәйлелектән интегә. Хәзер тикшерү бара.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/03/125529/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев