Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Хезмәт һәм хөрмәт юлы: Кукмара районыннан Вакказовлар гаиләсе турында

Кырык елдан артык Байлангар авылына хезмәт иткән парның бүгенге көндә балалары урнашкан, оныклары әби-бабаларын шатландырып, яннарында ярдәм итешеп йөри.

Кешенең дә бар йөрәге үз йодрыгы кадәр генә,
Ә нинди зур хезмәт куя, 
гомер буе тибә, тибә.
Хәйран калам, гаҗәпләнәм һәм 
сокланам мин йөрәккә.
Нинди генә сыйфатлар юк син 
галиҗәнап йөрәктә?
(«Якты юл» газетасыннан, Тукай районы)

Бу шигырь юллары Байлангар авылында гомер итүче Вакказов Хатмулла Гәрәй улына бик туры килеп тора. Җәйнең беренче көнендә Саба районының Мәртен авылында Гәрәй абый белән Рашидә апаның беренче балалары — уллары дөньяга килә. Аңа көчле рухлы, зирәк, тәвәккәл дигән мәгънәне аңлатучы, сирәк очрый торган Хатмулла исеме кушалар. Йомшак күңелле, игелекле бала мәктәптә тырышып укый, китаплардан аерылмый, белемгә омтыла. Мәктәпне тәмамлаганда ана теле укытучысының юнәлеш бирүе нәтиҗәсендә, Казан педагогия институтының татар теле бүлегенә юл тота. Ул елларда практика үтү урыны Зур Сәрдек мәктәбе була. Директор Закирҗан абый Сабитов якташының пөхтәлеген, сабырлыгын, тырышлыгын күреп ала, аны бик ошата. 

— Үзе гармунда уйный, моңлы итеп җырлый. Сәрдеккә бик тә кирәкле бу егетне ничек тә үзебездә калдырырга! — дигән тәкъдимен җиткерә ул. 

Ә яшь йөрәкнең егәрлеге, үҗәтлеге, өлкәннәргә хөрмәте зурдан — эшкә кайтырга риза була. Яхшы мәктәп, алдынгы колхоз, гөрләп торган авылда сөйгән кызы Бәриягә дә эш урыны бар. Яшьлек дәрте белән укытучы хезмәтенең авырлыгы сизелми, кыска гына вакыт эчендә авыл халкының ышанычын, хөрмәтен яулый алар. Гаилә корып, ул, кызлары тугач, Зур Сәрдек кешесе булдык дип торганда, Хатмулла Гәрәй улын Байлангар мәктәбенә директор итеп җибәрергә фәрман килеп төшә. (Булдыра торганнарны җитәкче итеп куя торган заман бу!) Әти-әниләренә балаларының үскәнен, көннән-көн һөнәрләре артуын да күрсәтәсе килгәндер, ара ераклыгы сагыну хисен арттыру да үзенең йогынтысын ясамый калмагандыр — ризалаша яшь укытучы.

Байлангар авылы Кукмарага да якын, тимер юл үтә, Мәртенгә бераз булса да якыная — туган туфракның тарту көче үзенекен итә! Авырлыгын, әле мәктәпне ничә тапкыр яңартасын, биредә нинди эшләр башкарасын бөтенләй дә уйлап карамый яшь йөрәк. Ул заман кешеләре генә күз алдына китерә ала: мәктәптә укыту гына түгел, күрше авыл балаларын интернатта яшәтәсе, ашатуны кайгыртасы, колхозның барлык эшләрендә катнашасы. Чөгендер басулары, бәрәңге җыю, ындыр табагында ашлык чистарту, ашлама төяүләр! Трактор арбасына, машина кузовына утыртып, күпме баланы кырга чыгарып җибәрүләр шул йөрәк аркылы үтмәгәнме?! Әле дә ярый янәшәсендә аңлаучы, киңәшен бирүче оста психолог — Бәриясе бар.

Көн җитмәгәндә, кичләрен бергәләп мәктәпкә баралар, чөнки бүгенге эшне иртәгегә калдырырга яратмый җитәкче! Бар күңелләрен, вакытларын биш авылдан җыелган балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый алар. Сыйныф җитәкчесе буларак, Бәрия апа аеруча ышанычлы, ярдәмчел — әти-әниләрнең гаилә дустына әйләнә. Олимпиадалар хәрәкәте башлангач, дөньяларын онытып, шушы эшкә чума гаилә: дәресләрдән соң балаларны өйгә чакырып, катлаулы биремнәрне чишәләр, кагыйдәләрне ятлыйлар. Хәтерне яхшырту күнегүләре үткәреп, югары уку йортларыннан җыентыклар кайтартып, күп тапкыр җиңүләр яулап кайту, гаделсезлек белән очрашкан укучыларны юату — болары да шул йөрәк аркылы узган! 

Бу авырлыклар барысы да үтелә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешелә. Зур хезмәтләре өчен Хатмулла Гәрәй улы «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы» исемнәренә лаек була. 

Бәрия Зыятдин кызы һәм Хатмулла Гәрәй улы — туганнарына нык терәк, игелекле апа-абый. Ара ерак дип тормыйча, хәлләрен белешеп, аралашып яшиләр. Хезмәттәшләре, дуслары, укучылары килеп кергәндә дә, кипкән алма, гөлҗимеш салынган хуш исле чәй һәрвакыт әзер тора.

Кырык елдан артык Байлангар авылына хезмәт иткән парның бүгенге көндә балалары урнашкан, оныклары әби-бабаларын шатландырып, яннарында ярдәм итешеп йөри. Күп изге сыйфатларны туплаган йөрәкләр пар канатлы булып, якыннарының, хезмәттәшләренең күңел җылысын тоеп, матур гомер кичерсеннәр иде!

Рима Әминова, Байлангар урта мәктәбе укытучысы

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев