Туган җир кешесе: Мәмәширдән Камил Гәрәевнең остаханәсендә кунакта
Аның хуҗалыгына керсәң, нинди генә техника күрмәссез!
Оста куллы якташыбыз
Гомерләрен хезмәткә багышлаган, үз үрнәкләре белән башкаларны сокландырган кешеләр һәр авылның горурлыгы булып тора.
Мәмәшир авылында яшәүче Камил Гәрәев тә — нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Ул гомер буе эштән тәм табып яшәгән, кул хезмәтен, авыл көнкүрешен җиңеләйтү өчен тырышкан кеше.
Камил абыйның техникага мәхәббәте яшьтән үк башлана. Авылда һәр эшнең диярлек техникага бәйле булуын яхшы аңлап үсә ул. Мал асрагач, печәнен чабасы, җыясы, алып кайтасы бар. Боларның барысын да кеше ярдәменә генә таянып эшләп булмый. Шуңа күрә ул кирәкле техника һәм төрле тагылма агрегатларны үзе ясарга өйрәнә. Бу сәләтне әңгәмәдәшем әтисеннән күчкәндер дип уйлый. Сугыш ветераны Хәмзә абый тракторга тагып эшли торган катлаулы сугу машинасында хезмәт куйган, шулай ук техниканы яхшы белгән.
— Элек-электән тимер-томыр арасында кайнашырга яраттым, моннан кырык ел элек ясаган тракторым әле дә хезмәткә яраклы. Мотоблокка дигән тагылма агрегатларның исәбе юк. Яшь чакта кулда көч, дәрман бар иде, хәзер олыгаеп киттем. Бакчамда чапкан печән ята, вакытында алып кайтып урнаштырырга кирәк. Кемгә әйтәсең аны? Бөтен кешенең үз мәшәкате бит. Сүз дә юк, авылда тракторлар бик күп, чакырсаң, ярдәм итми калмыйлар, әмма гел кеше борчыйсы килми. Менә шул чакта ясаган техникаларым ярдәм итә дә инде. Соңгы тракторым бик яхшы чыкты, аңа кун эшләдем, печәнне төргәкләп бәйли торган итеп җайлаштырдым, арбаларым бар, — дип сөйләде ул.
Оста куллы якташыбыз иң беренче булып кышын йөрү өчен чаңгыга куелган моторлы чана ясавын искә ала. Ул вакытта аңа егерме яшьләр тирәсе генә була.
— Бик көчле техника иде ул, аңа ике двигатель куйдым. Ул елларны авыл өстеннән «кукурузник»лар Малмыж, Нократ Аланы, Кировка очалар иде. Шуның берсе ватылып, авылдан ерак түгел генә болынга төшеп утырды. Аны ремонтларга бик күп кешеләр килде. Ә мин шул чакта чаңгым белән Тәмәйгә барган идем. Алар мине туктатып, чанамны бик кызыксынып карадылар: «Самолет шикелле ике двигательле икән бит», — дип шаккаттылар, — диде ул.
Күптөрле хезмәт
Камил абый мәктәптә җиде сыйныф кына тәмамлаган. Бишенче сыйныфта укыганда ук колхозда ат көткән. 400ләп ат бар иде, дип искә ала ул. Аннары колхозда ат җигеп төрле эшләрдә катнашкан. Тора-бара тимер атка күчеп утырып, хезмәтен техника белән бәйләүне сайлаган. Башта ул — тракторда, аннары машинада эшли. Озак еллар Т-25 белән авыл халкына газ баллоннары ташый. Әмма төп эше белән генә чикләнми. Буш вакытын һәрвакыт остаханәсендә үткәрә.
— Т-25 миндә калды, аның кирәкле запчастьларын сүтеп колхозга алып киттеләр, калган өлешен сатып алып, аны яңадан кордым, теркәү номеры алдым. Ул вакытта авылда тракторлар алай юк иде, күп хезмәт итте ул. Сыер малын бетергәч, аны саттым. Токарь станогы турында хыялландым, әмма нишләптер аны алып җиткерә алмадым. Гел-гел кешенекеннән файдаланырга уңайсыз булды, шуңа күрә бик күп әйберләрем ясалмыйча да калды. Иске Бурец авылында бик яхшы токарь бар, ул бик оста, кирәк чакта булыша, — диде оста.
Бүген аның хуҗалыгына керсәң, нинди генә техника күрмәссең. Үз куллары белән ясаган тракторлар, төрле авыл хуҗалыгы агрегатлары, җайланмалар — барысы да аның хезмәт сөючәнлеге һәм табигатьтән бирелгән инженерлык сәләте турында сөйли. Алар янына еллар дәвамында сатып алынган техника да өстәлгән. Шулай итеп, Камил абыйның ихатасы кечкенә генә техника паркына әверелгән.
Иң сокландырганы шул: бүген Камил Гәрәев 83нче яше белән бара. Әмма яшьлек елларында кабынган кызыксыну сүнмәгән. Киресенчә, ул бүген дә остаханәсендә яңа эшләр белән мәшгуль, техникасын төзәтә, камилләштерә, яңаларын уйлап таба. Алар тормыш иптәше Сәлимә апа белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, төпчек уллары гына озын гомерле булмаган. Бүгенге көндә әби-бабай ике онык сөяләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев