Сызымнардан башланган зур юл: Кукмара тарихында якты эз калдырган архитектор турында
Архитектор Рәфкать Закиров эшләгән чорда бер ел эчендә уртача 85әр объект куллануга тапшырыла.
Балачак һәм язмыш сынаулары
Районыбызда 30 елдан артык баш архитектор вазыйфасын башкарган, хезмәт еллары дәвамында йөзләгән социаль-көнкүреш, җитештерү объектлары, шәхси йортларны проектлап, файдалануга тапшырган Рәфкать Закировның тормыш юлына күз салсаң, гади авыл малаеның тырышлык, максатчанлык һәм хезмәт сөючәнлек белән зур ихтирам казанган шәхескә әверелү тарихы ачык чагыла.
— Мин тумышым белән Кәчимир авылыннан. Әни басуда дөньяга китереп, күлмәк итәгенә төреп өйгә алып кайткан. Тамагым ачыккач, үрсәләнеп бик нык елаганмын. «Күкрәк сөте эчерә алмагач, чарасызлыктан, кулыма кечкенә савыт тотып, авыл буйлап он эзләп чыгып киттем. Бер уч он табып, шуннан сиңа имезлек ясап каптырдым», — дип сөйли иде мәрхүмә әнкәем. «Бу бала тернәкләнеп китә алмас инде», — дип бик борчыла ул. Әмма гомерне бит Аллаһы Тәгалә бирә, шөкер, 85кә җиттем, — ди Рәфкать Закиров. — Авылдагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Кукмарага беренче мәктәпкә барырга кирәк, әмма дусларымның да, минем дә анда укыйсы килми. Сумкамны алып өйдән чыгып китәм дә, иптәшләр белән урамда вакыт уздырып йөрибез. Берсендә укытучылар карьерда эшләүче бертуган абыем янына килеп, дәресләргә йөрмәвемне җиткерә. «Безнең нәсел ярлы булды, авыр тормышта яшәде. Мин сине барыбер укытачакмын, хәерчелектән котылырга кирәк», — дип, абый бик нык ачуланды шул чагында. Кызыксындыру өчен, көн саен 5 тиен акча да бирә иде. Тора-бара мәктәпкә ияләнеп киттем, абыем тырышлыгы белән унынчыны яхшы гына билгеләргә тәмамлау насыйп булды.
Хезмәт юлы башлангычы
Паспорт алу өчен Казан химия-технология институтына укырга керүен, соңыннан туганы ярдәмендә Красная Поляна бистәсендәге агач эшкәртү заводына урнашу чорын да тормышының үзгә бер сынаулы, әмма чыныгу биргән баскычы итеп искә ала ул.
— Ярты еллап эшләгәч, армиягә чакыру килде. Тын океан флотында «Адмирал Сенявин» крейсерында хәрби хезмәт уздым. Индонезия, Вьетнам, Камчаткада булдым, кораблар белән Кубага кадәр бардым, — ди язмам герое. — Армиядән соң, Казан инженер-төзелеш институтына имтиханнар тапшырып, кабат укырга кердем, белем алу белән беррәттән, төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Кулыма диплом алганнан соң, Яр Чаллыдагы бер заводка баш инженер итеп билгеләделәр. Әмма мин анда барып карадым да, ошатмыйча, кире Кукмарага кайттым. Ул чагында туганыбыз Раиф Бариев КПСС райкомының беренче секретаре Атлас Булатовның шоферы иде. Берсендә, очраклы рәвештә машинасында мине күреп, җитәкче белән сөйләшеп киттек тә, ул миңа МСО яки ПМК-90да — баш инженер, район Башкарма комитетында баш архитектор вазыйфаларын тәкъдим итте. «Яңа гына институт тәмамлаган егет бит мин, башта тәҗрибә туплыйм әле», — дидем. МСОга участок начальнигы булып урнаштым.
Төзелешләр һәм зур эшләр
Әлеге вазыйфада 7-8 ай хезмәт куйганнан соң, тырышлыгын, тәвәккәллеген күреп, Рәфкать Закировны баш архитектор, район архитектура һәм төзелеш бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Яшь белгеч төзелешне яхшы белүче район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Николай Белянин белән җиң сызганып эшкә керешә. 1970 елдан аның тормышы тулысынча төзелеш өлкәсе белән бәйләнә.
— Ул елларда Кукмарада су, газ, канализация системасы — берсе дә юк, электр станциясе дә берничә генә оешмада иде. Бистәдә яшәүчеләр суны көянтә-чиләк белән чишмәләрдән, коедан ташыды, районга нибары ике телефон номеры хезмәт күрсәтте. Аның берсе — райкомның беренче секретарендә булса, икенчесеннән район халкы файдаланды. Юлларның начарлыгын әйтеп бетерү мөмкин түгел, яңгырлы вакытларда җигүле ат арбаларына кадәр пычракка батып кала иде. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килсәк, ферма, ындыр табагы, гаражлар начар хәлдә, социаль объектлар төзелми, булган мәктәп, балалар бакчаларында да шартлар мактанырлык түгел. Минем хезмәт чорында алда әйтеп үтелгән эшләрнең барысы да башкарылды, дип горурланып әйтә алам, — ди Рәфкать Ибраһим улы.
Рәфкать Закировның сүзләре буенча, аның иң күләмле, зур проектларының берсе район үзәк дәваханәсе була.
— 1971 елда иске агач бинада урнашкан бала тудыру йортында, ниндидер чир чыгып, берьюлы җиде сабый үлде. Казан, Мәскәүдән комиссияләр килеп, тикшерү уздырганнарын бүгенгедәй хәтерлим. Шул чагында мине Атлас Булатов үзенә чакырды да дәваханә төзү бурычын йөкләде, — ди ул. — Барысы да әкренләп үз җаена барды, дип әйтә алмыйм. Финанс мәсьәләләрен хәл итү, проект ясау, төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен шактый тир түгәргә туры килде. Әмма без бер урында туктап калмадык, һаман алга бардык. 1972 ел төзелешнең иң тернәкләнеп киткән вакыты булды.
Архитектор Рәфкать Закиров эшләгән чорда бер ел эчендә уртача 85әр объект куллануга тапшырыла. Аның катнашында 67 мәктәп, 76 балалар бакчасы, 88 кибет, 49 мәдәният йорты, 65 административ бина, 41 медпункт, 39 ашханә төзелә.
Район үзәк дәваханәсенең яңа корпуслары, суд, милиция, прокуратура биналары, китапханә, аттракционлы парк, кинотеатр, кунакханә, мунча, ресторан, колхоз базары ишекләрен ача. Яңа мәктәп һәм балалар бакчалары төзелә. Сәнәгать предприятиеләре реконструкцияләнә, авылларда да актив төзелешләр алып барыла. Районның барлык йортларына һәм объектларына диярлек электр, газ, су, канализация үткәрелә.
Рәфкать Ибраһим улы һәр мәгълүматны аерым дәфтәргә теркәп куйган.
Җаваплылык һәм контроль
Объектларны проектлаштыру, финанслау мәсьәләләрен хәл итү, төзелеш материаллары, кирәкле җиһазлар кайтарту, корылмалар төзелешен контрольдә тоту өчен никадәр көч һәм сабырлык, җаваплылык, төгәллек кирәк булуын бары тик шул өлкәдә эшләгән кеше генә аңлыйдыр.
— Һәр объект артында зур хезмәт, катлаулы карарлар, тынгысыз көннәр һәм йокысыз төннәр торды. Акча табу да җиңел генә бирелмәде, төрле юллар аша эзли белдек, кайчакта хәйләкәрлек тә ярап куйды. Әмма кирәкле объектларны планга кертми калдырмадык, — ди Рәфкать абый.
Гаилә ныклыгы — хезмәт уңышының нигезе
Рәфкать Закировның гаилә тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Ул студент вакытта ук гаилә корып, пар канаты Сәйдә апа белән өч бала (ике ул, бер кыз) тәрбияләп үстерәләр. Бүген алар җиде оныкның кадерле әби-бабасы булып, тигез һәм матур тормыш кичерә.
— Язмышымнан бик канәгатьмен: эшләдек тә, балалар да үстердек. Өйдә тәртип булса, хезмәтеңне дә тыныч күңел белән башкарасың. Сәйдәм белән гомер буе бер-беребезне аңлап, юл куеп, хөрмәт итеп яшәдек. Алга таба да шулай була күрсен, — ди ул. — Мин районда башкарылган эшләрдән канәгать. Чөнки бистәбез кешеләр тормышы өчен уңайлы барлык инженерлык коммуникацияләре булган шәһәргә әверелде. Әлеге эшләрдә үземнең дә өлешем барлыгын белү — зур бәхет. Кукмарабыз елдан-ел үсә, матурлана. Бу — район җитәкчелегенең максатчан эшчәнлеге, төзүчеләрнең фидакарь хезмәте, гомумән, барлык тармак вәкилләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәр яңартылган урам, сафка баскан объект, төзекләндерелгән ишегалды — райондашлар өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән эшләрнең бер чагылышы. Алга таба да Кукмарабызның үсеше тукталмасын, шәһәребез заманча, төзек һәм яшәү өчен уңайлы булып калсын иде.
Хезмәткә —хөрмәт!
Рәфкать Ибраһим улы күп тапкыр район һәм поселок Советлары депутаты итеп сайлана. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге әгъзасы булып тора. 1986 елда шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендәге күренекле казанышлары, республика төзелешенә зур өлеш керткәне өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул — Татарстанның мактаулы төзүчесе, Кукмара шәһәренең мактаулы гражданины. Күп мәртәбә Россия Архитекторлар берлеге, Татарстан архитектура идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, «Социаль ярыш җиңүчесе» билгеләре, республика Төзүчеләр берлегенең, Татарстан Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хатлары, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Фото: Рәфкать Закировның шәхси архивыннан

31 ел эчендә 834 социаль-көнкүреш, җитештерү объектлары, 1960 шәхси йорт файдалануга тапшырыла, 58 мәчет, чиркәү төзелә. Шулай ук ул чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирә: районда барлыгы 62 чишмә тәртипкә китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев