Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Олыяздан Раиф Гарипов: Киләчәк тормышымны авыл белән бәйләргә булдым

Ул кечкенәдән үк әби-бабай күз алдында хезмәткә өйрәнеп үскән: мал-туар карау, техника янында кайнашу, басу эшләре аның өчен чит түгел.

Бүгенге көндә шәһәргә омтылыш көчле булса да, арабызда туган җирен, авыл тормышын сайлаган, үз хезмәте белән туган төбәген үстерүче яшьләр дә бар. Аларның тормыш юлы — күпләргә үрнәк. 

Олыяз авылыннан Раиф Гарипов — әнә шундый егетләрнең берсе. Ул «Урал» хуҗалыгының мегафермасында машина белән саву операторы булып эшли һәм, сайлаган һөнәренә тугры калып, авыл хезмәтенең чын мәгънәсен аңлап яши.

Раиф тугызынчы сыйныфка кадәр Олыяз урта мәктәбендә белем ала. Алга таба укуын Кукмара аграр көллиятендә дәвам итеп, техник-механик һөнәрен үзләштерә. Һөнәри белем алу белән генә чикләнмичә, Казан аграр университетында агроинженер белгечлеге буенча югары белем ала. Студент елларында ук ул практикасын «Урал» хуҗалыгында уза һәм бу чор аның киләчәк тормыш юлын билгеләүдә мөһим роль уйный.

«Казанда яшәп карадым. Әлбәттә, шәһәр тормышы үзенчә уңайлы. Әмма андагы ыгы-зыгы күңелгә ятмады. Кая гына барсаң да, юлда ике-өч сәгать вакытың үтә, чөнки машина агымы бик көчле, гел бөкеләр... Без — чиста татар авылында үскән кешеләр, безгә туган тел, якын кешеләр, таныш мохит кадерле. Ярдәм кирәк булса, туганнар да янәшә. Шуңа күрә киләчәк тормышымны авыл белән бәйләргә булдым», — диде Раиф.

Ул кечкенәдән үк әби-бабай күз алдында хезмәткә өйрәнеп үскән: мал-туар карау, техника янында кайнашу, басу эшләре аның өчен чит түгел. Шуңа күрә авыл тормышы райондашыбызны куркытмый, киресенчә, рухландыра.

Мегафермага Раиф 2021 елның февраль аенда эшкә урнаша. Башта слесарь вазыйфасын башкара, аннары башкаларны ял иттереп тора. Вакыт узу белән, аны машина белән саву операторы итеп билгелиләр. Бүген инде биредә эшли башлавына биш елга якын вакыт үткән.

«Техника эшен яратам, шуңа күрә бу хезмәтнең нечкәлекләренә төшенү авыр булмады. Эш көнем саву залындагы чисталыкны, тәртипне тикшерүдән башлана. Аппаратларның төзеклеге, фильтрларның чисталыгы — барысы да контрольдә булырга тиеш. Сыерның җилеменнән сөт төшеп, суыткычка барып җиткәнче, мин җавап бирәм», — дип аңлата үз эшен Раиф.

Мегафермада эш сменалы рәвештә оештырылган, маллар көнгә өч тапкыр савыла. Иртәнге смена таң алдыннан ук — сәгать дүрттә башлана һәм көндезге уникегә кадәр дәвам итә. Аларны икенче смена алыштыра, ә төнге смена кичке сәгать җидедән төнге уникегә кадәр эшли.

«Иң авыры, әлбәттә, иртә белән, йокының иң тәмле вакытында торып китү. Әмма эшкә керешкәч, барысы да онытыла. Иң мөһиме — техника ватылмасын, савым туктамасын. Калганына түзәргә була. Сәламәтлек барында, рәхәтләнеп эшлә дә эшлә», — ди оператор егет.

Бер смена вакытында мегафермада 1800 сыер савыла. «Параллель» форматтагы саву залы берьюлы 88 сыерны саварга мөмкинлек бирә. Хуҗалыктан көн саен якынча 65 тонна сөт озатыла — бу күрсәткеч эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм катлаулы булуын ачык күрсәтә.
Раиф Гарипов төрле конкурсларда да катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Татарстанда «Авыл яшьләре» проекты кысаларында уздырылган «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык бәйгесендә ул «Машина белән саву буенча иң яхшы оператор» номинациясендә быел икенче урын яулады. Бу аның беренче уңышы гына түгел.

«Әлеге конкурста икенче тапкыр катнаштым. 2022 елда беренче урын алып, Төркиядә стажировка узу мөмкинлеге туды. Анда чит ил хуҗалыкларының эш тәртибе, технологияләре белән таныштык. Быел исә икенче урын өчен акчалата приз бирделәр», — ди ул, горурлык белән.

Язмам героеның шәхси тормышы да түгәрәк. Балтач районының Салавыч авылы кызы Гүзәл белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләдә хезмәткә, авыл тормышына хөрмәт тәрбияләүне мөһим дип саныйлар.

Раиф Гарипов — авылда тырышып эшләп, үз урынын тапкан яшьләрнең берсе. Ул сайлаган һөнәрен яратып башкара, хезмәттән курыкмый һәм туган җиренә тугры кала. Мондый кешеләр барында авыл хуҗалыгы да яши, үсә, ә яшь буын өчен ул чын үрнәк булып тора.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев