Олыяз авылыннан Азат Габделгафаров: Тимер кызара, куллар арый, әмма күңел канәгать
Райондашыбыз — аз сүзле, тыйнак кеше, кулында кызган тимер биетә торган тырыш, булдыклы эшчеләрнең берсе.
Олыяз авылыннан Азат Габделгафаров «Урал» хуҗалыгында тимерче булып эшли. Без килгән вакытта да аның мастерскойда тырма тешләрен тигезләгән чагы иде. Көне буе кызган мич каршында, аягурә басып, тимер төю бер дә җиңел эш түгел билгеле.
Әмма Азат абый зарлана торганнардан түгел. Ул — аз сүзле, тыйнак кеше, кулында кызган тимер биетә торган тырыш, булдыклы эшчеләрнең берсе. Нәкъ менә аның кебек кешеләр үз эшенең осталары була да инде.
Азат абый Олыязда сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янилдәге училищеда белем алган. Армия хезмәтен Төркмәнстанда чик буе сакчылары гаскәрләрендә узган. Ә бу хуҗалыкта ул Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан бирле хезмәт куя.
«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер дә читкә чыгып китәсе килмәде. Без авыл балалары бит: шушында үстек, шушында кирәк булдык. Башта хуҗалыкка слесарь итеп алдылар. Элеккеге тимерче лаеклы ялга киткәннән соң, менә биш ел инде әлеге һөнәрне башкарам. Бу эшне үзем кызыксынып сорадым. Чөнки слесарь булып эшләгәндә дә тимер каккаларга, күп детальләрне үзебезгә ясарга туры килә иде. Ә көзен исә уракка чыгам, комбайнчы ярдәмчесе булып йөрим», — диде ул.
Тимерчелек — физик яктан бик авыр, җаваплы хезмәтләрнең берсе. Чөнки алдагы кыр эшләрендә техникаларның сынатмавы аның бүгенге эшенә бәйле. Хәзерге заманда кул эшләренең күбесен заманча техникалар алыштыра дибез, ә бу очракта һаман янып торган учак, чүкечтән һәм тимерченең осталыгы, тырышлыгыннан башка булмый.
«Көне буе чүкеч белән тимер төеп, куллар, беләкләр арый, билгеле, әмма бераз ял иткәннән соң, алар онытыла. Эшемне яратам, шуңа күрә барысыннан да канәгать. Мастерскойлар җылы, запас частьлар кайтып тора, хезмәт хакларын вакытында алабыз. Тырма ремонтын төгәлләгәннән соң, авыл хуҗалыгы машиналары төзекләндерелә торган цехка күчәм, анда да эш җитәрлек», — диде Азат абый.
Тимерче эшкә иртәнге сәгать җидегә килеп, кичке сәгать дүртләргә кадәр кайнар мич каршысында «бии». Ә өйдә аны тормыш иптәше, улы көтеп ала. Якыннарың янәшәңдә терәк булганда, авыр эш тә куркытмый.
Үз эшен намус белән башкарган, һөнәрен яраткан кешеләр һәрвакыт хөрмәткә лаек. Бүген дә авылга нәкъ менә шундый осталар кирәк.
Мәгъфүр Гаязов, «Урал» хуҗалыгының баш инженеры:
— Хәзерге заманда оста тимерче, эретеп ябыштыручы яки токарь кебек һөнәр ияләрен табу бик авырлашты. Бу һөнәрләр зур җаваплылык, төгәллек һәм тәҗрибә сорый. Аларның эше бервакытта да тукталмый, ел әйләнәсе дәвам итә. Махсус техника һәм җайланмаларның өзлексез, тоткарлыксыз эшләве, бигрәк тә җаваплы чорларда — язгы чәчү, көзге урып-җыю вакытларында — нәкъ менә шул осталарның үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бәйле.
Эретеп ябыштыручының төгәл һәм нык тоташтырулары, токарьның миллиметрга кадәр дөрес итеп деталь ясавы, тимерченең кирәкле әйберләр җитештерү осталыгы — болар барысы да техниканың сыйфатлы эшләвен тәэмин итә. Алар бергәләп, бер гаилә кебек, үзара ярдәмләшеп эшләгәндә генә нәтиҗәле хезмәт күрсәтелә. Һәрберсе үз өлешен намус белән башкарса, барлык җайланмалар да вакытында төзекләндерелә, ремонт эшләре дә өзеклексез алып барыла.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев