Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Өлкән пешекче Зилия Хаҗиева: Тәмле булсын дип тырышабыз

20 октябрь - Халыкара пешекче көне.

Вахит авылында тырыш, үз эшен яратып башкаручы кешеләр күп. Шуларның берсе — «Вахитов» җәмгыятенең мегафермасы ашханәсендә өлкән пешекче булып эшләүче Зилия Хаҗиева.

Зилия пешекче һөнәрен Кукмара аграр көллиятендә үзләштергән. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, авылдан ерак китәсе килмичә, әлеге уку йортын сайлаган.

— Кыз бала кечкенәдән аш-су бүлмәсендә кайнашып үсә бит инде. Мин дә мәктәптә укыганда ук төрле ашлар, камыр ризыклары пешерә идем, — ди ул.

Зилия әлеге урында инде ун ел хезмәт куя. Эшен гади пешекче ярдәмчесе булып башлап тәҗрибә туплый, осталыгын арттыра. Өч ел элек исә, җитәкчелек һәм хезмәттәшләренең ышанычын аклап, аны өлкән пешекче итеп билгелиләр. Бүгенге көндә ул пешекче ярдәмчесе Эльза Шәрәфетдинова белән килешеп, иңгә-иң куеп эшли. Яз-көз айларында практикага килгән кызлар да аларга булыша.

— Биредә хезмәт юлымны Тәнзилә Гарифуллина, Эльза Шәрәфетдиноваларның кул астында башлап җибәрдем. Алар мине эшкә өйрәттеләр, юл күрсәттеләр. Билгеле, башта куркытты. Бу кадәр ризыкны ничек әзерләп өлгерергә дип уйладым. Тора-бара барысына да ияләндем, — дип сөйләде Зилия.

Пешекче эше җиңелләрдән түгел. Хезмәт көне иртәнге сәгать җиделәрдә башланып, ахыргы кешене ашатып озатканчы, җыештырганчы дәвам итә. Язгы чәчү, урак вакытларында көнне тагын да иртәрәк башлап, соңрак төгәлләргә туры килә. Ашханәгә көн саен — 100–150, сезон вакытында хәтта 200 кеше ашаталар. 

— Менюны үзебез төзибез, аны аралаштырып торырга тырышабыз. Иртәнге һәм кичке ашка — икенче ризыклар, ә төшке ашка беренче һәм икенче ризыклар әзерлибез. Ашның бер порциясе — 500 грамм, икенче ризыклар — 150 грамм. Кәбестә, токмач, төрле ярма ашлары, бәрәңге боламыгы, токмач, карабодай, дөге, тары һәм башка ризыклар пешерәбез. Продукцияне кибеттән сайлап алабыз, итне дә үзебез эшкәртәбез. Барысы да сыйфатлы һәм тәмле булсын дип тырышабыз, — диде пешекче.

Биредә хезмәт куючы кызларның кулы тигән һәр ризык тәмле була, ди эшләүчеләр. Әйе, һәр ашамлыкның тәме, сыйфаты, ашханәдәге тәртип һәм чисталык пешекчеләрнең намусына һәм тырышлыгына бәйле. Шуңа күрә алар өчен иң мөһиме — пешергән ризыклары кешеләргә ошавы, ә иң югары бәя — ашап бетереп, рәхмәт әйтеп китүләре. 

— Эшебезне бик яратабыз. Хезмәт хаклары вакытында түләнә. Хисап җыелышлары, Сабантуйлар вакытында бүләклиләр, төрле бәйрәмнәр уңаеннан да күчтәнәчләр бирәләр. Аллага шөкер, җитәкчеләребез дә, коллективыбыз да бик әйбәт. Барысыннан да канәгать. Шулай булмаса, эшкә барасы да килмәс иде, — ди Зилия.

Тәнзилә Гарифуллина, Вахит:

— Мин уналты ел әлеге ашханәдә пешекче булып эшләдем. Эшемне яраттым, кызлар белән килешеп, дус-тату хезмәт куйдык. Кызганычка каршы, сәламәтлегем аркасында китәргә туры килде. Менә өч ел инде бозаулар карыйм. Әлбәттә, монда эшләгән вакытларны сагынып искә алам. Хәзер исә бирегә ашарга гына керәбез. Кызлар молодцы, тәмле әзерлиләр, безгә бик ошый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев