Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

«Менә балыктан кайттым әле»: Кукмарада яшәүче Азат Гатин белән әңгәмә

Озак еллар дәвамындагы мавыгу нәтиҗәсендә Азат абый үзенә кирәкле бөтен җиһазларны туплап өлгергән: көймәсе дә, моторы да, төрле төрдәге кармаклары да бар.

Кукмарада яшәүче Азат абый Гатинның тормышын балык тотудан башка күз алдына да китереп булмый. Аның белән кайчан гына элемтәгә чыксаң да беренче җөмләсе: «Менә балыктан кайттым әле...» — дип башлана.

Бу сүзләргә гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки соңгы елларда аның буш вакытының күп өлеше елга-күл буйларында үтә. Табигать кочагында ял итү, иртәнге тынлыкны тыңлау, кармак очының селкенүен көтү — болар барысы да Азат абый өчен гадәти тормышның аерылгысыз бер өлеше. Үзе әйткәнчә, балык тоту аның өчен табыш артыннан куу түгел, ә күңел тынычлыгы табу, көндәлек мәшәкатьләрдән беразга гына булса да читләшеп тору мөмкинлеге.

Азат абыйның нәсел тамырлары Өлге авылына барып тоташа. Үзе исә Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе шахтада хезмәт куйган, әнисе юл төзелеше һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән. Гаилә 1969 елда туган якларга әйләнеп кайта һәм Кукмарада төпләнә.

Мәктәпне тәмамлагач, Азат абый хезмәт юлын токарь һөнәреннән башлый. Башта пишмаш заводында эшли, аннары РТС һәм МСО оешмаларында хезмәт куя. Үз эшенә җаваплы каравы, тырышлыгы һәм оештыру сәләте җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмый. Берникадәр вакыттан соң аны гараж мөдире итеп билгелиләр.

Белемен күтәрергә теләгән егет соңрак Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укып чыга. Аннан соң прораб-сантехник вазыйфасын башкара. Ә инде 2003 елдан башлап шәхси йортларга су үткәрү, канализация һәм җылыту системалары урнаштыру белән шөгыльләнә. 

Азат абый тормышында армия хезмәте дә зур эз калдырган. Ул ике ел дәвамында Әфганстанның Шинданд провинциясендә хезмәт итә. Башта сапер һәм атучы итеп билгелиләр, соңрак атучы-санитар булып хезмәт итә.

— Армиядән кайткач, диңгезче булырга хыялландым. Әмма нигәдер алмадылар. Бәлки, Әфганстанда хезмәт иткән булуым тәэсир иткәндер, — дип искә ала ул.

Шулай да су белән бәйле тормыш аны барыбер үзенә тарта. Гомумән, балык тотуга мәхәббәт Азат абый күңелендә балачактан ук яши.

— Бала чагында кайсы гына малай балык тотып карамады икән ул?! Тегү энәсеннән кармак ясап, Өлге авылындагы инешләрдә ташбаш тоттык. Ул вакытта көнбагыш мае да юк иде бит. Балыкны терлек маенда кыздырып ашый идек. Үзебез үскән саен, балыклар да эреләнә барды, — дип елмая ул.

Еллар узган саен бу кызыксыну чын мавыгуга әверелә. Бүген ул елның дүрт фасылында да сулыклардан кайтып керми диярлек. Җәйнең эссе көннәре дә, кышның чатнама суыклары да аны куркытмый.

Азат абый балык артыннан район сулыкларына гына түгел, ерак араларга да йөри. Аеруча Нократ һәм Чулман елгаларын ярата. Нократ Аланының Усть-Люга поселогына, шулай ук Мамадыш районындагы Соколка, Грахань һәм Рагозино авыллары янына кадәр барып балык тота. Балыкчы тарихында истә калырлык уңышлары да күп. Иң зур табышы — 20 килограмм авырлыктагы җәен балыгы.

— Нократ балыгының тәме бөтенләй башка. Пешергәндә үк өй эченә хуш ис тарала. Ите дә йомшак һәм тәмле була, — ди тәҗрибәле балыкчы. — Безнең район сулыклары да балыкка бай. Сабантуй мәйданы янында елец, бәртәс, табан балыклары эләгә. Елец бигрәк тә тәмле: аны кыздырырга да, киптерергә дә мөмкин. Сазтамак күлендә сазан, чуртан, алабуга да яхшы каба.

Азат абый гадәттә балыкка ялгызы йөри. Тынлыкны, табигатьне тыңларга ярата. Шулай ук социаль челтәрләрдәге махсус балыкчылар төркемендә дә актив аралаша. Фикердәшләре күп булса да, тәҗрибәле балыкчыларның үз законнары бар. Алар бөтен серләрне дә бер-берсенә ачып бетермиләр.

Озак еллар дәвамындагы мавыгу нәтиҗәсендә Азат абый үзенә кирәкле бөтен җиһазларны туплап өлгергән: көймәсе дә, моторы да, төрле төрдәге кармаклары да бар. Балыкны ул күбесенчә маймыч ярдәмендә тота. Аны исә Үрәсбаш бөясеннән алып кайта. «Кибетләрдә тюлька да сатыла, әмма аңа балык әллә ни кызыкмый», — дип аңлата ул.

— Су буена килгәч, иң элек икмәк алып суга сибәм дә: «Речушка, дай мне рыбы, я кормлю твоих детей», — дим. Шуннан соң һичшиксез балык эләгә. Кулым җиңел минем, — дип елмая ул. — Тоткан уңышны исә җәмәгатем Гөлсирә чистарта, ә мин ашыйм. Әмма нинди генә балык булмасын, аны эшкәрткәнче бер атна, ун көн тирәсе туңдыргычка куеп торырга һәм кимендә 45 минут пешерергә кирәк. Шулай иткәндә куркынычсыз да, тәмле дә була. Бөтен елга балыгын да ашарга яратам, ә менә диңгезнекенә исем китми. 

— Ә Гөлсирә апа сезнең бу мавыгуыгызга каршы килмиме соң? — дип кызыксынам.

— Юк, бер сүз дә әйтми. Буш вакытым булуга чыгып китәм инде. Исемем дә Азат бит. Азатлыкны, иркенлекне, табигатьне яратам. Балык тоту үзенә шулкадәр тарта: әйтерсең лә, «Су кызлары» елга буена чакырып тора, — ди ул. 

Тәҗрибәле балыкчы буларак, Азат абый саклык турында да искәртә. Елга-күлләр янына ял итәргә барганда, балык тотканда җаваплылыкны онытырга ярамый. Су стихиясе битарафлыкны да, тәртипсезлекне дә кичерми. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш суга керергә дә, көймәдә йөрергә дә ярамый. 

Балыкчылар турында мәгънәле фикерләр:

► Балыкчы — сабырлыкның тере үрнәге. 
► Балык тоту — ул табигать белән сөйләшү. 
► Чын балыкчы өчен нәтиҗә түгел, ә процесс мөһим. 
► Балыкчы су өстендә генә түгел, уйларында да тирән йөри. 
► Һәр балыкчының үзенең «иң зур балыгы» бар — хәтерендә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев