Май кояшы: Кукмара районында хөрмәт казанган абыстай язмышы
Ачык, якты йөзле, челтерәп аккан чишмә төсле матур тавышлы Миннегөл Гыйльметдинованың Туеш абыстае булып йөрүенә утыз ел булган.
Әлеге язма Туеш мәчетендә өч дистә ел абыстай булып торучы Миннегөл апа Гыйльметдинова турында.
...Вакыт ничек тиз үтеп киткән. Әле генә егерме биш яшь тулуга тормышка чыгып, Туеш килене булган иде Миннегөл апа. Туеш зираты янәшәсендәге нигезгә килен булып төште ул. Корбан абый белән бик матур, тигез тормыш иттеләр. Сыерлар да асрадылар. Әле дә хәтеремдә: бервакыт хәл белешергә дип кергәндә, Корбан абый белән парлашып, чеби йолкып утыралар иде. Туеш чишмәсеннән сулар эчеп, Нурминкә елгасы аша чыгып сыер арканлап, ел саен өй алдында матур чәчәкләр үстереп, өй эчен ялт итеп тотып, тәмле ризыклар пешереп узды аның гомере. Карасаң, алтмыш ел үтеп тә киткән...
Балачагына килсәк, үзенең әти-әнисен (әтисе — Баһаветдин улы Бәдыгетдин, әнисе — Әхмәтзакир кызы Хәдичә) белми дә ул.
Кайберәүләр: «Алар вафат булганда син — җиде айлык, ә кайберәүләр тугыз айлык булып калдың», — диләр.
Миннегөл апа 1941 елның 11 маенда Адай авылында туа һәм аны Купка авылыннан булган изге күңелле, мәрхәмәтле Хәлиулла исемле бер ир-ат тәрбияләп үстерә. Хәлиулла абзый Бөек Ватан сугышында контузия ала. «Башны бер якка да борып булмады, чыжылдап кан китә иде. Дүрт ай госпитальдә яттым. Исән-сау терелеп кайтсам, ятим бала алып үстерер идем», — дип, нәзер әйтә ул.
Бу бала Миннегөл апа була инде. Дүртенче сыйныфта укыганда гына үзенең әти-әнисе күптән вафат икәнлеген белә кызчык. Аларга бер әби белән бер малай килеп йөри торган була. Ул егет (язмам героеннан өч яшькә зуррак бертуган абыйсы) армиягә киткәч, Миннегөл апа аңа абыем дип хатлар яза башлый. Буй җиткәч, әтисе көннәрдән беркөнне: «Кызым, сине алып үстергәнгә рәнҗемисеңме?» — ди. Күңеле тыныч булмагандыр инде мәрхүмнең. «Юк», — дип җавап бирә кыз бала.
«Абыең бер телем икмәккә дә тилмереп үсте шул», — ди Хәлиулла әтисе аңа, җавабын дәвам итеп.
Сугышта алган яраларының тәэсире булгандыр инде, әтисе — 67, ә әнисе Бибигарифә Йосыфҗан кызы 83 яшендә гүр иясе булалар.
Миннегөл иң элек колхоз кәнсәләрендә эшли, аннан Кукмарага килә.
— Әни белән бертуган Җәмниха апам бар иде. Шуларда торып, 1964 елның мартында алтынчы номерлы тегү фабрикасында эшли башладым. Корбан исемле егеткә тормышка чыккач, балалар кечкенә булганлыктан, бер генә сменалы эшкә урнаштым. Кибеттә сатучы булып та, саклык кассасында да хезмәт куйдым. Аннан яңадан тегү фабрикасына кире кайтып, кладовщик вазыйфасын башкарып, 38 ел стаж белән пенсиягә чыктым, — ди ул.
Миннегөл апа да, аның өч ел элек гүр иясе булган абыйсы да Кукмарада яши. Миннегөл апа үзе дин белеме серләрен өч ел Туеш мәчетендә Фәһия апада укып ала.
Без белгәннәрдән элегрәк Туеш абыстайлары булып Фәтхия Фазлыева, Сәгьдия Фазлыева, Фатыйма Мусина, Шәмсенур Әхмәди кызы, Фәһия Рәхимовалар булса, бүгенге көндә Миннегөл апа Гыйльметдинова Туеш абыстае булып тора. Иске мәчеттә (мәчет 1992 елда эшли башлый), газга түләүләргә кытлык булган чорларда, йорт саен кереп акча җыя Миннегөл апа. Мөселман бәйрәмнәрендә олыларга мәчет исеменнән бүләкләр таратып йөри. Ялгыз яшәүче күршесе Рашидә апаны яккан мунчасыннан калдырмый. Туеш абыстае булып йөрүенә дә инде утыз ел. Ачык, якты йөзле, челтерәп аккан чишмә төсле матур тавышлы ул.
Мәдинә Шәфигуллина
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев