Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Күңелгә тынычлык бирүче шөгыль: Зур Сәрдек мөгаллимәсе турында

Алсу Камалова өчен бакча эше — күңел халәте.

Зур Сәрдек авылында яшәүче Алсу Камалова — гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә. Ул авылдагы гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя. 

Мәктәп тормышының һәр көне җаваплылык, сабырлык һәм күңел җылысы таләп итсә дә, Алсу ханым хезмәтеннән ямь һәм илһам табып яши. Ә дәресләрдән бушаган вакытларын ул күңеленә аеруча якын булган шөгыльгә — бакча эшләренә багышлый. Бу мавыгу аның өчен гади хезмәт кенә түгел, ә күңел тынычлыгы, рухи ял һәм табигать белән аралашу мизгелләре дә булып тора.

Без Камаловлар гаиләсенә килгән вакытта ук өй эчендәге бер почмак яшел үсентеләр белән тулы иде. Тәрәзә төпләрендә тезелеп киткән помидорлар, борычлар, чәчәкләр һәм башка яшелчә үсентеләре өйгә җәй сулышы өсти, ә хуҗабикәнең аларга булган мәхәббәте һәр үсентедән сизелеп тора.

Алсу апа яшьтән укытучы булырга хыялланып үсә. Кечкенә чагында ук курчакларын тезеп куеп «дәресләр» үткәрә, үзен укытучы итеп күз алдына китерә. Бу хыял аны Казандагы педагогия институтына алып килә. Югары белем алганнан соң, күпләр кебек шәһәрдә калуны түгел, ә туган авылына кайтып хезмәт итүне сайлый. Инде шул вакытлардан соң өч дистә ел вакыт узган. 

— Хезмәтемне бик яратам. Мәктәптә эшләү күңелемә рәхәтлек бирә. Балалар белән аралашу, аларның уңышларын күрү — үзе зур бәхет. Институт тәмамлагач, чит җирләргә китү турында уйламадым да. Чөнки тормыш иптәшем Ришат та авылны ярата, безнең уйларыбыз һәрчак туры килде. Озак еллар төп йортта кайнана белән бергә яшәдек. Бу елларны зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Ул бик уңган кеше иде. Бигрәк тә бакчачылык буенча киңәшләре бүген дә ярдәм итә, — дип сөйли Алсу ханым.

Камаловлар гаиләсе авыл тормышының бөтен матурлыгын тоеп яши. Аларның йортлары искиткеч табигать кочагында урнашкан: каршы якта мәһабәт тау күренә, ә бакча артында челтерәп инеш ага. Аларның шәхси хуҗалыклары да зур һәм тәртипле. Бакчаларында үзләренә кирәк булган барлык яшелчә һәм җиләк-җимешне үстерәләр. Быел да кыяр, баклажан, шалкан, сарымсак, базилик, татлы борыч, помидорның төрле сортлары һәм башкаларны утыртканнар. 

Алсу апа үсентеләр үстерүнең серләре белән дә уртаклашты. Орлыкларны ул «букет» ысулы белән чәчә, соңыннан аларны аерым стаканнарга күчереп утырта. Яз җиткәч, әзер үсентеләр парникларга, теплицаларга һәм ачык бакчага күченә.

— Быел яз башы болытлы килде. Кояш аз булганга, үсентеләр озын булып сузылдылар. Шуңа күрә фитолампалар кулланырга туры килде, — ди хуҗабикә.

Бакча эшләрендә Алсу апаның төп ярдәмчесе — тормыш иптәше Ришат абый. Алар барлык эшне дә киңәшләшеп, бергәләп башкаралар. 

— Яз көне эш бик күп була. Шуңа күрә без әзерлекне көздән үк башлыйбыз. Туфракны кышка өй астына кертеп куям. Кибеттән дә алабыз, үзебез дә черемә әзерлибез. Алсу утырта башлагач, савытларга бүлеп бирәм, аннары инде һәркем үз эшенә керешә. Ә бакчага чыккач, яңадан бергәләп казыйбыз, утыртабыз, тәрбиялибез, — дип сөйли ул.

Орлыкларны да Алсу апа үзе әзерли, ә яңа сортларны интернет-кибетләрдән заказ биреп кайтарта. Үсентеләрне ул күпләп үстерә, артыгын туганнары, күршеләренә бирә, мәктәпкә дә алып бара.

— Үзең үстергән яшелчә тәмлерәк тә, файдалырак та бит. Уңыш мул булса, күчтәнәчкә дә бирергә рәхәт. Без бик күп консервлар, кайнатмалар ясыйбыз. Балаларга, оныкларга, кунакларга һәрчак сый әзер. Үз кулың белән үстергән ризыкның тәме бөтенләй башка була, — ди ул, елмаеп.

Алсу ханым өчен бакча эше — күңел халәте дә. Үсемлекләр белән сөйләшү, аларны күзәтү, һәр яңа яфракка сөенү аңа көч һәм тынычлык бирә.

— Мәктәптән арыган килеш кайткан чаклар да була. Шунда үсентеләр янына килеп, алар белән «сөйләшеп» алсам, бөтен мәшәкатьләр онытыла. Күңел күтәрелеп китә. Бакча эше кешене сабырлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә, — ди уңган хуҗабикә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев