Кукмарадан Рәзилә Яруллина: Һәр буынның — үз уенчыгы
Балалар товарлары кибетендә эшләүче Рәзилә ханым бар эшкә өлгерә: бер үк вакытта киңәш тә бирә, сатып алучыларга да хезмәт күрсәтә.
Балалар өчен кирәк-яраклар һәм уенчыклар сатылучы зур, якты, шау-шулы кибеттә кием-салым, курчаклар, машиналар, конструкторлар тулы киштәләр арасында югалып калу бик җиңел. Әмма шәһәрдәге йөзләгән гаилә өчен монда ышанычлы юл күрсәтүче бар — Рәзилә Яруллина.
Рәзилә ханым балалар товарлары кибетендә инде 18 елга якын эшли. Ата-аналар белә: ул беркайчан да начар яки туры килмәгән әйбер тәкъдим итмәячәк. Аның киңәше баланың яшен дә, холкын да, хәтта гаилә бюджетын да исәпкә алып бирелә.
Язмам герое да язмышының сәүдә тармагына алып киләсен күз алдына да китермәгән. Белеме буенча ул — дүртенче разрядлы пешекче. 1986 елда хәрби хезмәткәргә кияүгә чыгып, яшь гаилә Германиягә китә. Тормыш иптәше Расих Хәкимулла улы Хайдеховский полигонында хезмәт итә, ә Рәзилә ханым офицерлар ашханәсендә эшли, генералларны, офицерларны, солдатларны тәмле ризыклар белән сыйлый.
1991 елда гаилә Кукмарага күченеп кайта. Шул вакытта Рәзилә Яруллина сәүдә өлкәсенә килә: башта — азык-төлек, хатын-кыз киемнәре сата, ә бераздан балалар товарлары кибетенә урнаша.
«Мин үз эшемне бик яратам. Барлык бәяләрне, товар исемнәрен истә тотарга кирәк. Һәр буынның — үз уенчыклары, үз мавыгулары. Безнең балалар үскәндә, уенчыкларны сүтеп карап, ничек эшләнгәнен беләселәре килә иде. Хәзерге балалар кулында исә — төймәләре булган электрон уеннар. Шуңа күрә заман белән бергә атларга кирәк. Яңа брендлар, трендлар, үстерү методикалары даими барлыкка килеп тора, — ди Рәзилә ханым. — Коллективыбыз кечкенә — дүрт кеше генә. Бездә бердәмлек, аңлашу, ярдәмчеллек хөкем сөрә. Җитәкчелек тә аңлый, ярдәм итә».
Әңгәмә барышында да Рәзилә ханым бар эшкә өлгерә: бер үк вакытта киңәш тә бирә, сатып алучыларга да хезмәт күрсәтә. Аның сүзләренчә, берьюлы берничә эш башкару алар өчен гадәти хәлгә әйләнгән. Чыннан да, балалар кибетендәге хезмәткәр — ул гади сатучы гына түгел, ә бераз психолог та, аниматор да, ата-аналарның ышанычлы киңәшчесе дә.
Эшләгән чорда төрле хәлләр була. Кайчак кибет ябылырга санаулы минутлар гына калганда ашыга-ашыга кергән әни:
«Иртәгә кызымның бәйрәме, күлмәк кирәк», — дип мөрәҗәгать итә.
Рәзилә ханым исә кием тәкъдим итеп кенә калмый, ә сатып алучының барлык теләкләрен исәпкә алып, сайларга да булыша. Паника бераздан рәхмәт сүзләре һәм җиңел сулап кую белән алышына.
«Сәүдәдә барысы да һәрвакыт шома гына бармый. Төрле кешеләр очрый, төрле хәлләр була. Әмма аралашуы рәхәт булган яхшы кешеләр барыбер күбрәк», — ди ул, елмаеп.
Хезмәттән тыш, Рәзилә Яруллина — тормыш иптәше, әни, ике оныкның яраткан әбисе. Олы кызы Эльвира матурлык индустриясендә эшли, волонтер буларак, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм балалар йортларына ярдәм күрсәтә. Кече кызы Гөлназ исә Кытайда балалар бакчасында эшли. Әти-әни өчен иң зур бәхет — балалар һәм оныкларның бергә җыелуы.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев