Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмарада яшәүче Роза Фазлыева: Энәләр биегәндә, хәтер уяна

«Миңа 7 яшь булганда, әтиебез йөрәк өянәгеннән вафат булды...» — дип искә ала бала чагында күп авырлыклар күргән, әнисе янында төннәр буе шәл бәйләгән Роза Фазлыева.

Кукмарада яшәүче Роза ханым Фазлыева балачактан кул эшенә маһир була. Аның иң яраткан шөгыльләренең берсе — шәл бәйләү. 

— Зур Сәрдек авылында туып-үстем. Миңа 7 яшь булганда, әтиебез йөрәк өянәгеннән вафат булды. Шуннан соң әнием Җүәйрә, өч баласын алып, Кукмарада төпләнгән апалары янына күченде. Майский урамында йорт сатып алып, шунда яши башладык, — ди ул. — Әниебез кибетче иде, иртән эшкә чыгып китә дә, караңгы төшкәч кенә арып-талып өйгә кайта. Ике малай арасында бердәнбер кыз булганлыктан, вак-төяк хуҗалык эшләре күбрәк миңа йөкләнде. Авыр вакытлар, юклык заманы бит. Ә менә тормышны алып барырга, без, балаларны, киендерергә, ашатырга кирәк. Шуның өчен дә әни, бераз акча эшләү өчен, төнлә булса да кул эшенә вакыт таба, шәл бәйләүгә керешә. Мин дә аның янында кайнаша, газиз кешем тирәсенә елыша идем. Тәүге тапкыр кулга бәйләү энәсе алу, беренче күзләрне җыю... берсе дә хәтердән уелмый. Бераз исәйгәч, азмы-күпме кул эшенә өйрәнгәч, әнинең: "Син бүген шәл читенең 15 "тел"ен, ә мин 15 рәт уртасын бәйләрмен«, — дип әйтүен хәтерлим. Мәктәптән кайтам, дәресләрне бер кат карыйм да, зур эшкә тотынам. Атна-ун көндә уртача зурлыктагы шәлне бәйләп чыгабыз. Вакытында аңа булыша алуым минем өчен чиксез бәхет булды. Хәзер дә, кулыма энә-җеп алсам, шул чаклар хәтердә яңара, йомшак куллы, олы йөрәкле әнием күз алдына килә.

Роза Фатыйх кызы Зур Сәрдектә яшәгәндә күршеләренә утырмага керүләрен, әнисенең Оренбург якларыннан кәҗә мамыгы алып кайтуларын да искә төшерде.

«Кич җиткәнен аеруча көтеп ала, чөнки анда бик күңелле була иде. Кызганыч, авыл апаларының хезмәтен, кул эше вакытында җитезлекләрен, осталыкларын күз дә алмый карап утырган чаклар инде шактый еракта калды. Утырмада кемдер йон тетә, ә кемдер шәлнең уртасын, читен бәйли. Без, бала-чаганы да, тик тотмыйлар, мамыкка кушып эрләгәндә файдалану өчен, гади оекны сүтеп, җебен йомгакка чорнарга кушалар иде, — ди язмам герое балачагының матур мизгелләре турында. — Әни дус хатыннары белән мамыкка киткәндә, без аның бертуганы Нахар апа янында калабыз. Алар сәфәрдән кайткач, өйгә кабат ямь керә. Әни, бер шәлгә җитәрлек итеп, 300әр грамм мамык үлчәп бирә дә, шуны тетәбез. Соры төстә була ул. Эш беткәч, әзер шәлне юабыз, төс кертү өчен я йон, я итек буявына манабыз да, киергегә тарттырып куябыз. Кипкәч, бик матур шәл килеп чыга һәм аны әни сораучы кешеләргә сата иде». 

Әниле, рәхәт тормышы гына озакка бармый шул әңгәмәдәшемнең. Роза апа сигезенче сыйныфта укыганда, әнисендә яман шеш авыруы табалар. Урын өстенә калган ана берничә айдан мәңгелеккә күзләрен йома. 

— Ул чагында олы абыебыз Илгиз инде өйләнгән, гаиләсе белән Кукмарада яши иде. Алар энем белән мине үз яннарына сыендырдылар. Туган апабыз Миңлегөл безгә беркайчан караңгы йөз күрсәтмәде. Без, ике ятим, әни юклыгын сизмәсен өчен, бар тырышлыгын куйды. Өйрәнгән эшне күтәреп йөрисе түгел бит ул. Караңгы моңсу көзләрдә, кыш айларында, кич утырып, туган апа белән бергә никадәр мамык шәл, косынка, оекбаш һәм кирәк-яраклар бәйләгәнбездер, аның хәтта исәбен дә белмим! Миңлегөл апа да әни шикелле оста шәлче иде, кулларындагы энәләр «биеп» кенә торды, — ди Роза Фазлыева. — Елына төрле үлчәмдәге унар шәл бәйли идек. Тормышка чыккач, ирем, кайнанам да булышты. Махсус машина сатып алдык та, Илдар шунда шәлнең уртасын, ә без Фәүзия әни белән читләрен бәйләдек. Хәзер дә яраткан шөгылемнән аерылган юк. Вакыт булуга, диванга җайлап утырам да, рәхәтләнеп бәйлим, иҗат итәм. Бәйләү эше барлык тискәре энергияне юып ала, арыганлыкны бетерә. Ике кызым да кул эшләренә оста, хәзер инде оныкларымны да энә тотарга, күзләр җыярга өйрәтәм. 

Роза Фазлыева:

  • Уртача шәл өчен 120 күзәнәк аласың, ике тапкыр әйләнеп чыккач, ул бер сыр була. 120 сыр барлыкка килгәнче бәйлисең. 
  • Шәл әзер булгач, аны аз гына шампунь салынган суда юасың, яхшылап чайкыйсың һәм киергегә (дүрт ягыннан да бер сантиметр саен кагылган вак кадаклар) шәл читенең "тел"ләрен беркетәсең. Үтүкләгән шикелле тип-тигез булып кибә ул. 
  • Ә менә кабарып китсен өчен шәлне буранлы көндә урамга чыгарып элү дә җитә. 
  • Бик ашыгыч кирәк булганда 7-10 көндә бер шәлне бәйләп чыгарга мөмкин. 
  • Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән эшләнмәләр беркайчан үз актуальлеген югалтмый. Соңгы вакытта палантин, шарф, косынкалар белән кызыксынучыларның артуы да шул хакта сөйли.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев