Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара районыннан Зәлинә Габдерахманова: Коллекциядәге һәр киемнең фасонын үзем уйлап чыгарам

«Киләчәктә дизайнер булырга, Мәскәүдә белем алырга телим», — ди белемгә омтылучы кыз.

Кайсы гына белем йортын алсак та, аларда үзенең тырышлыгы, активлыгы һәм максатчанлыгы белән аерылып торган укучыларны күрергә мөмкин. Шуларның берсе — Пычак урта мәктәбеннән Зәлинә Габдерахманова.

Пычак авылы кызы Зәлинәгә — 17 яшь. Ул быел 10нчы сыйныфны тәмамлый. Райондашыбыз өч ел рәттән технология һәм рус теле буенча — республика олимпиадаларында, 5-10 сыйныфларда рус һәм татар теленнән район олимпиадасында җиңүче, призер булган. Бу — аның ныклы белеменә, системалы әзерлегенә һәм үҗәтлегенә ачык дәлил.

— Гел «биш»ле билгеләренә генә укучы кызыбыз ул. Фән олимпиадаларына йөрүдән тыш, иҗади түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә, конференцияләрдә, төрле конкурсларда катнашырга да, мәктәп тормышында «кайнап» яшәргә дә вакыт таба, — ди мәктәп директоры Раил Гаязов. — Олимпиадаларда ирешкән уңышлар — укучы, укытучы, әти-әни тырышлыгы. Әлеге өч бердәмлек сакланганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. Бу яктан без бик бәхетле. Коллективыбыз көчле, ә мәктәптә тиешле белем һәм тәрбия алу өчен барлык заманча шартлар тудырылган.

Әңгәмәдәшем әзерләгән киемнәр тупланмасы белән дә таныштык. Аларның һәммәсе зәвыклы һәм пөхтә. Һәр модельдә милли элементлар белән заманча стиль оста үрелеп бара, төсләр гармониясе аеруча соклану тудыра. 

Зәлинә сүзләре буенча, беренче коллекция киез һәм габардин тукымаларыннан тегелгән. Милли бизәкләр белән чигелгән комплект чалбар, юбка һәм күлмәктән тора. Андагы орнаментлар, халкыбызның рухи мирасын чагылдырып, образларга үзенчәлекле төсмер өсти. Ә менә икенче төркем «Яшьләр заманы» дип атала. Биредә төп игътибар джинс материалга бирелгән.

Заманча фасоннар яшь буынның актив тормыш рәвешен ассызыклый. «Күңел көзгесе» юнәлешендә тәкъдим ителгән киемнәр «колаклы чигү» техникасы белән бизәлгән. Әлеге алым һәр модельгә кабатланмас төсмер бирә, кул эшенең җылысын тоярга мөмкинлек тудыра.

— Мин башлангыч сыйныфларда бию белән кызыксынган идем, бераз үсә төшкәч, тегү-чигү, дизайн эшенә тартылдым. Әлеге мавыгуым аша үз фикеремне, күңел халәтемне җиткерә алам. 6 сыйныфтан башлап технология фәненнән олимпиадаларда катнашам. Ул, гадәттә, теория, практика һәм коллекцияне яклау дигән өлешләрдән тора. Иҗат җимешләрем турында сөйләү аеруча ошый, — ди ул. — Коллекциядәге һәр киемнең фасонын үзем уйлап чыгарам, тукыма сайлыйм, бизәкләрен дә һәр образның эчтәлегенә туры килерлек итеп әзерлим. Миңа укытучым Фәния Фәрүш кызы бик булыша, әти-әнием дә теләктәшлек күрсәтә. Киләчәктә дизайнер булырга, Мәскәүдә белем алырга телим. 

Зәлинә Габдерахманова берничә ел рәттән рус теле фәненнән олимпиаданың халыкара этабына чыга. Төрле илләрдән җыелган укучылар арасында ул үзен яхшы яктан күрсәтә ала. 

— Әнием Гүзәл — рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул үзе дә иҗади шәхес, җырларга ярата. Фән олимпиадаларына әзерләнгән вакытта һәрчак аның ярдәмен, киңәшләрен тоям. Әтием Данис та минем мавыгуларымны хуплый, үсендерә. Аларның ышанычы миңа яңа үрләр яуларга канат куя, — ди ул.

Райондашыбыз шигырь конкурсларында да актив катнаша. Әле күптән түгел генә «Фоат Галимуллин исемендәге төбәкара шигырь укучылар бәйгесе»нең йомгаклау кичәсендә беренче урынны алган. Шулай ук ул үзе дә шигырьләр яза. 

Зәлинә Габдерахманова — белемгә омтылучы, милли тамырларны хөрмәт итеп, заманча фикер йөртә белүче яшь буын вәкиле. Мондый кызларыбыз булганда, халкыбызның киләчәге өметле.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев