Кукмара районыннан Фирүзә Хантимерова: Чигү тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә
Фирүзәнең чигү үрнәкләре бик күп — берничә папка.
Адай авылыннан икетуганым Фирүзә Хантимерова мәктәп елларыннан бирле чигү белән шөгыльләнә. «Бу хезмәт — минем иң яраткан хоббием», — ди ул. Аның чиккән кулъяулык, ашъяулык, сөлге, мендәр тышлары сокландырмый калмый — һәр эшендә күңел җылысы, пөхтәлек һәм матурлык чагыла.
Элек авыл халкы арасында бер-береңә кич утырырга йөрешү матур гадәт иде бит. Без дә әни белән түбән очта яшәүче Фирүзәләргә кунакка төшә идек. Шунда үзебезчә кул эшләре тотып утырган чаклар әле дә хәтердә. Фирүзәнең әнисе Фәнүзә апа безне чигәргә өйрәтә иде: эшне ничек башлап җибәрергә, җөйләрне ничек яшерергә, бизәкләрне матур итеп ничек төшерергә... Яшь чакта өйрәнелгән бу һөнәрне куллар әле дә онытмый, әмма яңадан чигүгә күңел биреп утырырга вакыт кына җитми. Ә менә Фирүзә әле дә кичләрен яраткан шөгыленә багышлый.

— Башлангыч сыйныфларда укыганда безне Аш-Буҗидан Люция апа укытты. Ул безгә белем генә биреп калмады, кул эшләренә дә өйрәтте. Иң беренче түбәтәйне аның белән бергә чиккән идек. Аннары әни киңәше белән Сабантуйга сораучы кызларга сөлге чигеп бирә башладым. Әни үзе дә кул эшләренә бик оста. Тора-бара без аның белән бергәләп чигә башладык. Ул миңа киңәшләрен бирде, тәҗрибәсе һәм осталыгы белән уртаклашты. Кыш көннәрендә буш вакытларда өч-дүрт сөлге чигеп куя идем. Элек укучыларның вакыты да иркенрәк булгандыр инде — бердәм, төп дәүләт имтиханнары да юк иде бит әле. Хәтерлим, мәктәптә укыганда күрше Купка, Зур Сәрдек, Күкшел авылларына сөлгеләр саттым. Ә менә кулъяулыкларны ул чакта әллә ни алмыйлар иде, мөгаен, яшь кызлар аларны үзләре чигеп куллангандыр, — дип искә ала ул.
Сабантуйга, армиягә китүче егетләргә кулъяулык чигеп бирү йоласы Адай авылында бүген дә сакланып калган. Яшь киленнәр дә Сабантуйга сөлге бүләк итәләр. Әмма хәзер кызларның күбесе аларны үз куллары белән чикми инде. Димәк, вакыт узу белән бу күркәм гадәтнең югалу куркынычы да бар.

— Без яшь чакта Сабантуйга кулъяулык бирмәсәң, клубка кертмиләр иде. Ул вакытта клуб мөдире булып Газинур Галимҗанов эшләде. Бер елны сыйныфташым, мәрхүмә Гөлзия белән кулъяулык бирмәдек. Шуңа күрә, бик теләсәк тә, ул көнне дискотекага керә алмадык, — дип, елмаеп искә ала Фирүзә.
Фирүзәнең чигү үрнәкләре бик күп — берничә папка. Алар еллар буе җыелган, хәзер инде интернет та ярдәмгә килә икән. Чигү җепләре урынына ул төрле төстәге кибет яулыкларын куллана. Үзе ачык, якты төсләрне аеруча ярата.
— Чигү белән күбрәк кыш айларында шөгыльләнәм. Язын вакыт җитми башлый, бакча эшләре күбәя. Ә эш арасында чигәргә утыру уңайсыз, чөнки бу хезмәт чисталыкны, пөхтәлекне таләп итә. Кулъяулыкны бер көндә чигеп бетерергә мөмкин, ә менә сөлгегә шактый вакыт кирәк — кайчак бер айлап та була. Шулай да мин чигү өчен һәрчак вакыт табам, чөнки ул — минем күңелемә иң якын шөгыль. Чигү тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә. Билгеле, кул бармый торган көннәр дә була, ә кайчак, киресенчә, эшкә шулкадәр биреләсең — ничек чигеп бетергәнеңне дә сизми каласың. «Тагын бер генә шакмак», «тагын бер генә җеп беткәнче» дип утыра торгач, эш тә тәмамлана. Элек кулъяулык читләрен ирис җепләре белән, крючок (ыргаклы энә) ярдәмендә бәйли идек. Хәзер исә тегү машинасы белән бөгәбез, читләренә төрле тасмалар да куябыз, — диде ул.

Фирүзәнең гаилә тормышы да матур һәм түгәрәк. Тормыш иптәше Фәргать белән алар кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Иделия дә әнисеннән чигү серләренә өйрәнә. Шулай итеп, бу күркәм һөнәр буыннан-буынга күчеп, гаилә җылысын һәм милли традицияләрне саклап яши.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев