Кукмара районыннан Эльмир Сәетов: Итекчелек — нәселдән килгән гаилә шөгылебез
«Итек тә, дизайн да әзер булса, бер төймәгә басу җитә», — ди Эльмир.
Туембаш авылында халык элек-электән итекчелек белән көн күрә. Заманалар алышынган саен бу кәсеп тә үзгәрә, яңара һәм тормышка яраклаша бара. Сәетовлар гаиләсе дә буыннан-буынга киез итек басу һөнәрен дәвам итә.
Соңгы елларда алар әлеге аяк киемен тагын да уңайлырак итү өчен резин табан куеп эшли башлаганнар, өстәвенә, матурлык өстәп, чигүләр белән бизиләр. Эшне киңәйтү максатыннан социаль контракт төзеп, 350 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме дә алганнар.
Без барып кергәндә дә чигү машиналары келтер-келтер эшләп тора иде. Махсус программа көйләнгәч, станок янында көне буе басып тору кирәкми икән: итекләрне алыштырганда яисә машина көйсезләнеп, җебе өзелгәндә генә кул ярдәме сорала, диделәр.
«Итекчелек — нәселдән килгән гаилә шөгылебез. Минем бабамның әтисе киез итек фабрикасында мастер булган. Бабам да, әтием дә бу һөнәр серләрен үзләштереп үскән, мин дә алар юлыннан киттем», — дип сөйләде Эльмир.
Чигүле итекләр күпләрнең игътибарын җәлеп итә: ерактан ук күзгә ташлана, зәвыклы бизәлеше белән сокландыра. Сәетовлар әзерләгән парларда нинди генә сурәтләр юк: милли орнаментлар, агач ботагына кунган кошлар, нарат күркәләре һәм башка нәфис бизәкләр.
«Башта тормыш иптәшем кул белән чигә иде. Декрет ялына чыккач, өлгерә алмый башлады. Шуннан соң бер чигү машинасы сатып алдык. Башта аны өйрәндек: сүттек, җыйдык, җайлаштырдык. Тора-бара эш серләренә төшендек, хезмәт күпкә җиңеләйде. Икенче җайланманы социаль контракт ярдәмендә алдык. Әлеге программада катнашырга җирлек башлыгы Илфат Гарипов тәкъдим итте. Мин инде күптәннән үзмәшгуль булып теркәлдем. Документлар җыю да әллә ни кыен түгел, бигрәк тә компьютер белгән яшьләргә җайлы. Үз эшен башларга яки аны киңәйтергә теләүчеләр өчен бу — зур мөмкинлек. Гомумән, авылда калырга ниятләгән яшьләр өчен шартлар бар, тик ялкауланмаска һәм җиңел табышка гына өметләнмәскә кирәк. Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә: «Иң хәерле кәсеп — кешенең үз кулы белән башкарганы», — дигән. Үз эшең булганда, вакытны да үзеңчә көйлисең, кирәк чакта ял итәргә дә мөмкин», — ди Эльмир Сәетов.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, машина белән чигү бу катлаулы процессның яртысы гына. Иң мөһиме — бизәкләрне уйлап табу, аларның дизайнын эшләү.
«Компьютердагы махсус программа аша сурәт проекты төзелә. Анда энәнең һәр хәрәкәте исәпкә алына, җеп төсләре сайлана. Өйрәнгәнче шактый авыр булды. Башта кечкенә рәсемнәрдән башладык», — дип аңлатты ул.
Бер сыңар итекне чигү өчен якынча 40 минуттан бер сәгатькә кадәр вакыт китә икән. Шулай да заманча технологияләр кул хезмәтен сизелерлек киметкән.
«Итек тә, дизайн да әзер булса, бер төймәгә басу җитә», — ди Эльмир.
Соңгы елларда кышлар җылырак килә, шуңа күрә резин табанлы итекләргә ихтыяҗ арткан. Шуны истә тотып, алар аяк киемен һава шартларына яраклаштыру юллары турында уйлана башлаган.
«Әти кул машинасы белән итекләргә резин аслык тегә башлады. Җайланманы кул белән әйләндерәсең, ул еш кына ватыла, запас частьлар табуы кыен, токарь эзләргә туры килә иде. Ахыр чиктә махсус машина алырга кирәк дигән фикергә килдек», — диде ул.
Бер итеккә ияләнгән кеше аны кыш буе салмый. «Үзем дә ботинкаларымның кайда икәнен оныттым», — дип елмая Эльмир. Чыннан да, киез итекнең җылысын тойган кеше аннан тиз генә аерылмый.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев