Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара районыннан Чулпан Абдуллина: Гаиләбездә кул эшләренә мәхәббәт буыннан-буынга күчеп килгән

Чулпан киләчәктә дә бу эшен дәвам итәргә, осталыгын үстереп, тагын да югарырак үрләр яуларга ниятли.

Балыклы авылыннан Чулпан Абдуллина — Олыяз урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем алучы тырыш һәм максатчан кыз. 

Ул белемгә омтылышы белән генә түгел, ә иҗади сәләтләре белән дә аерылып тора. Буш вакытларында Чулпан машинада чигү белән мавыгып, үзенең нәфис зәвыгын һәм осталыгын үстерә.

Чулпан беренче тегү машинасын әле бишенче сыйныфта укыганда ук, үзенең җыйган акчасына сатып ала. Ул вакытта тегеп караса да, бу шөгыль күңеленә әллә ни хуш килми. Әмма бер ел элек әти-әнисе бүләк иткән чигү машинасы Чулпанның иҗатка карашын бөтенләй үзгәртә. Нәкъ менә шул мизгелдән башлап, ул чигү сәнгатенә чын-чынлап гашыйк була.

— Минемчә, кул эшләренә мәхәббәт — безнең гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән күркәм шөгыль. Әбием дә тегәргә яраткан, бу сәләт әниемә дә күчкән. Абыем да кул эшенә маһир: ул хәтта үзенең бизнесын да булдырды. Кечкенәдән үк аның тырышлыгын, ирешкән уңышларын күреп үскәч, миндә дә үз эшемне башлап җибәрү теләге туды. Бу уйларым турында әтигә сөйләгәч, күп тә үтми, өстәлемдә чигү машинасы барлыкка килде. Иң беренче эшем итеп, футболкага бизәк чигеп карарга булдым. Әмма беренче тәҗрибәм бик үк уңышлы килеп чыкмады: тукыма тартылып, җепләр җыерылып бетте, — дип искә ала Чулпан.

Әмма бу уңышсызлыклар кызны туктата алмый: башлаган эшен ахырына кадәр җиткерү теләге күпкә көчлерәк булып чыга.

Хәзерге вакытта аларның өйләрендә дүрт тегү һәм чигү машинасы бар: икесендә әнисе эшләсә, берсендә Чулпан үзе иҗат итә. Бу эш шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый, әмма башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсен күрү аңа искиткеч канәгатьлек хисе бүләк итә.

— Башта һәр сурәтне компьютерда махсус программа ярдәмендә эшкәртеп, дизайнын ясарга кирәк. Дөресен әйткәндә, әлеге эш миңа бик авыр бирелде. Әмма бу вакытта абыем ярдәмгә килде. Аның булышлыгы белән әкренләп өйрәндем, осталыгымны камилләштердем. Хәзер инде чигү өчен барлык үрнәкләрне дә үзем ясыйм. Бигрәк тә татар мәдәниятенә якын булган милли орнаментларны яратам. Аларны өс-киемнәренә төшереп, башка милләтләргә дә күрсәтергә, халкыбызның бай мирасын танытырга телим, — дип сөйләде тырыш кыз. 

Чулпан чигү белән мәктәптән тыш вакытта шөгыльләнә. Ул көндәлек расписание төзеп, вакытын дөрес итеп бүлергә тырыша. Әлеге мавыгуы аңа зур мөмкинлекләр дә ача: ул район мәктәпләре арасында үткәрелгән «Бизнес-проект»лар конкурсында катнашып, үз куллары белән чигелгән футболка, лонгслив, свитшот һәм докерлар тәкъдим итә. Кызның хезмәт җимешләре күпләрдә зур кызыксыну уята һәм ул әлеге бәйгедә беренче урынга лаек була. Чулпан киләчәктә дә бу эшен дәвам итәргә, осталыгын үстереп, тагын да югарырак үрләр яуларга ниятли.

— Чиккән вакытта мин киемнең тукымасына игътибар итәм: ул, һичшиксез, сыйфатлы булырга тиеш. Шуңа күрә футболкаларны абыем чит илдән алып кайта, ә лонгсливларны һәм свитшотларны әнием үзе тегә, — диде әңгәмәдәшем.

Чулпанның әнисе Миләүшә апа Олыяз урта мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли, ә әтисе Атлас абый «Урал» хуҗалыгында баш энергетик вазыйфасын башкара. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Ильяс инде үз тормышын корган: гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Бүгенге көндә Миләүшә апа белән Атлас абый — бәхетле әби-бабай да, аларның бер оныклары бар.

— Балаларыбызның икесе дә күңелләренә якын шөгыль таба алды, без моңа бик сөенәбез. Алар һәрвакыт безнең белән киңәшләшеп, бер фикердә эш итәләр. Чулпан белән бергә мин дә тегәргә өйрәндем һәм хезмәтләребез, Аллага шөкер, бик уңышлы килеп чыга. Кичләрен без һәркайсыбыз аерым бүлмәләргә таралмыйбыз, киресенчә, тегү машиналары янына җыелабыз. Әтиләре дә безнең янда — бергәләп эшләү бик күңелле. Шулай ук балаларның сәләтләрен ачуда мәктәптә үткәрелә торган бизнес-проектлар кебек конкурсларның әһәмиятен дә билгеләп үтәсе килә. Шуңа күрә балаларны яңа җиңүләргә рухландырганнары, алга таба омтылыш биргәннәре өчен мәктәп коллективына хөрмәтем чиксез, — дип сөйләде Миләүшә ханым.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев