Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара районы почтальоны Лилия Кәримова: Өлкәннәр безне аеруча зарыгып көтә

Лилия Минерәфкать кызы сүзләренчә, почтальон эше газета, хатлар тарату белән генә чикләнми. Күпләр өчен ул — хәл белешүче, яңалык җиткерүче, аралашу мөмкинлеге дә.

Почтальон хезмәте — беренче карашка җиңел, гади кебек тоелса да, зур җаваплылык, төгәллек һәм кешеләргә ихтирам таләп итә торган һөнәр. Алар үзләренә билгеләнгән урамнарда хат-хәбәрләр, газета-журналлар тарата, пенсия, субсидия һәм түләү квитанцияләре җиткерә.

Лилия Кәримова әлеге вазыйфаны 2009 елдан бирле башкара. Еллар дәвамында ул үзен төгәл, кешеләргә игътибарлы, эшенә тугры хезмәткәр итеп таныта. 

— Дус кызым почтальон булып эшли иде. Ул миннән чираттагы ялы вакытында үзен алыштыруымны сорады. Иң элек — аны, аннары башка кызларны ял иттердем. Биредә хезмәт зур җаваплылык сорый, шуңа күрә бик дулкынландым. Әмма борчылып кына башлаган эшем ошап китте һәм алга таба тормыш рәвешемә әверелде, — ди Лилия. — Бүгенге көндә мин Туеш бистәсенең Гагарин һәм Лобачевский урамнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәм. Иртән почтамтка килеп, өләшенергә тиешле пенсия-субсидияләрне алабыз, газеталарны санап, һәрберсенә фамилияләр язабыз, заказлы һәм гади хатларны барлыйбыз. Аннары, һава торышының нинди булуына карамастан, юлга чыгабыз.

Әңгәмәдәшемнең тормыш иптәше Айрат — аның өчен иң зур булышчы.

— Җомга көнне газеталар аеруча күп килә. Иремнең төшке ялы вакытында аларны бергәләп өләшәбез. Гаиләмнең аңлавы һәм ярдәме — зур бәхет, — ди дүрт бала әнисе. 

Лилия Минерәфкать кызы сүзләренчә, почтальон эше газета, хатлар тарату белән генә чикләнми. Күпләр өчен ул — хәл белешүче, яңалык җиткерүче, аралашу мөмкинлеге дә. 

— Өлкәннәр безне аеруча зарыгып көтә. Пенсия биргән вакытта да: «Кызым, бераз сөйләшеп утырыйк әле», — дип үтенүчеләр бар. Аларның хәл-әхвәлләрен сорашу, сөенечләрен уртаклашу, үземнең тарафка җылы сүзләрен ишетү күңелне күтәрә. Кешеләр белән аралашкач, эшнең бөтен яме ачыла, хезмәтеңнең чынлап та кирәкле икәнен тагын да ныграк аңлыйсың, — дип елмая Лилия. — Вакытлы матбугатка башлыча өлкән буын языла. Язылу кампаниясе вакытында алар белән аеруча якынаеп бетәбез. Кызганыч, елдан-ел газета-журналлар салынган сумкалар җиңеләя, укырга яратучыларның сафы да сирәгәя бара...

Шулай да Лилия өчен иң мөһиме — кешеләрнең ышанычы. Һәр йортта аны көтеп алалар, һәр очрашу — кечкенә генә бер җылы мизгел.

Язмам герое хезмәт күрсәтә торган урамда яшәүче Гөлсинә апа Фәсхиева — иң күп газетага язылучыларның берсе. 

— Мин электән газеталар, китаплар укырга яраттым, — ди ул. — «Хезмәт даны»на инде берничә дистә ел язылам, аңа республиканыкылар да өстәлә. Һәрберсен көтеп алам. Барлык йорт-кура эшләрен төгәлләп бетергәч, йомшак кәнәфигә утырып, яңалык-хәбәрләр белән танышудан да рәхәте юк! Хикәяләр укырга яратам, сканворд һәм кроссвордлар чишәм. Бакчачылар өчен булган киңәшләр дә бик ошый. 

Гөлсинә апа укыганнарын тормышта да кулланып карый икән.

— Беркөнне газеталарның берсендә: «15 минут кояш астында торсаң, организм Д витамины белән тулылана», — дип язылган иде. Шуны укыгач, үземдә сынарга булдым, бакчага чыгып, кояш нурларында иркәләнеп утырдым, — дип елмая ул. — Шулай ук яшелчәләр үстерү буенча да халык киңәшләренә колак салам. Телефоннан хәбәрләр эзләп утырасым килми. Дөресен әйткәндә, аларның күбесе ачылмый да. Шуңа күрә кулга тотып укырга газета кирәк. «Хәзер күп җирдә почтальоннар белән кытлык», — диләр. Булганнары авырмасыннар, исән-сау эшләсеннәр. 

Кадрия апа Вәлиуллина да газеталар килүен зарыгып көтә.

— Мин хәзер инде өлкән яшьтә. Өйдән әллә ни читкә чыгып йөргәнем дә юк. Барлык яңалыкларны газеталар аша беләм, — ди ул. — Лилиябез — бик яхшы почтальон. Вакытында яздыра, таратканда да соңга калмый. Мин газеталардагы барлык язмаларны да яратып укыйм. «Хезмәт даны» аеруча ошый. 

Әлеге сүзләр почтальон хезмәтенең никадәр кирәкле һәм кадерле булуын тагын бер кат раслый.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев