Кан бирү — яшәү бүләк итү: Кукмарадан Зыятдиновлар 128 тапкыр плазма тапшырганнар
«Россиянең мактаулы доноры» исеме булган донорга елга бер тапкыр бер минималь оклад күләмендә акча бирелә.
Фәридә белән Ренат Зыятдиновлар — донорлар һәм алар икесе бергә барлыгы 128 тапкыр кан (плазма) тапшырганнар. Ринат узган ел «Россиянең мактаулы доноры» исеменә лаек булса, Фәридәсенә әлеге исем киләсе елга биреләчәк.
Студент чакта кем генә бераз акча эшләү нияте һәм бушлай ашап алу мөмкинлеге өчен кан биреп карамады икән? (Дөрес, бу фикер бүгенге заман студентларына кагылмый, чөнки хәзер алар, укудан буш вакытта җаны теләгән урынга эшкә кереп, кесә ягын тулыландыра ала). Мин дә студент чакта берничә тапкыр кан бирдем, дусларым да...
Кукмарадагы 117нче янгын сүндерү-коткару частенда янгын сүндерүче булып эшләүче Ренат Зыятдинов та беренче тапкыр бу игелекле гамәлне Казан Дәүләт педагогика институтының спорт факультетында укыганда эшли. Аннан соң да иптәш егетләре белән берничә тапкыр кан тапшыру станциясенә барып кайта әле. Ә ирекле һәм даими кан бирүчеләр сафына ул чынлап торып моннан җиде ел элек баса.
«Хезмәтем буенча Казанда курсларда укыганда: «Плазма кирәк иде, кайсыгыз бара ала?» — дип белдерү ясадылар. Теләк белдергән егетләр мине дә үзләре белән чакырды. Бу юлы инде кан түгел, ә плазма тапшырдым, — ди Ренат. — Шуннан соң Нократ Аланындагы плазма бирү үзәгенә даими — айга берничә тапкыр йөри башладым. Инде анда үз кешегә әверелдек дисәм дә була. Плазма тапшыруның үзебез өчен уңай ягы: анализларны биргәч, канның бөтен структурасын карыйлар, гемоглобинның күпме икәнен тикшерәләр. Кеше плазма тапшырудан курка, ә аның бернинди авырлыгы да юк: донорның кан плазмасы плазмаферез ысулы белән алына. Система автомат рәвештә донордан кирәкле плазма күләмен алганнан соң (тамырдан кан зур булмаган өлешләр белән аппаратка керә, анда аннан плазма алына), канның калган форма элементларын, ягъни күзәнәкләрен, физиологик эретмә белән тулыландырып, кире кайтаралар. Барлык эшләр дә «бер энә» системасы аша башкарыла. Моның өчен якынча бер сәгать вакыт китә. Без плазманы бушка бирәбез, ә ашау өчен 860 сум компенсация күчә, ел саен әлеге сумма арта бара».
Ренат шушы еллар эчендә 80 тапкырдан артык плазма тапшыра. 60ны «узгач», «Россиянең мактаулы доноры» исеме бирелә. Әлеге исем аңа үзе теләгән вакытта еллык ялга чыгу, чиратсыз медицина ярдәме, эш урыны буенча шифаханәләргә чиратсыз юллама алу хокукын бирә. Шулай ук кан (плазма) тапшыргач бирелә торган ял көннәрен еллык ялга кушып алырга да була.

Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек Кукмараның Комсомол мәйданына зу-у-р автобуслар килеп урнашкач, халыкны кан бирергә чакыралар, хәтта чират та хасил була иде. Россия Социаль фондының Кукмарадагы клиент хезмәтенең баш белгече Фәридә дә беренче тапкыр канны шунда биреп карый һәм берникадәр вакытка тәнәфес ясый. Әмма Ренаты гына аңа «тынычлап» яшәргә ирек бирми, үзе белән гел Нократ Аланына әйди. Нәтиҗәдә Фәридә дә игелеклелек юлына баса.
Аларның икесенең дә кан төркеме бер үк — өченче +. Бер барганда 680 миллиграмм плазма бирәләр (Гәүдә авырлыгына карап, аның күләме төрлечә алына).
«Әлбәттә, кан тапшыру кешедә җаваплы булу, дисциплиналылыкны арттыра, — ди Фәридә. — Бер көн алдан диета тотарга кирәк: майлы, тозлы әйберләр, майонез ашарга, сөт эчәргә ярамый. Мин, гадәттә, кичтән манный яки геркулес боткасы пешерәм. Үзебезне, шөкер, уңай хис итәбез. Плазма тапшырганнан соң җиңел. Бераз ашап алгач кына, гадәттә, организмга ризык керсә гел шулай була бит инде, берникадәр вакытка «авыраеп» китәсең. Икенче көнне гәүдәдә җиңеллек хисе барлыкка килә. Мактанып әйтмим, плазма бирергә барасы килеп тора».
Зыятдиновлар бер ул, бер кыз үстерәләр, уллары Кәрим — студент. Ул да Нократ Аланы шәһәрендәге плазма үзәгенә кан бирү теләге белән мөрәҗәгать иткән. Әмма табиблар әлегә аның кан тамырлары системасы өлгермәвен әйткәннәр. Димәк, тиздән алар сафында тагын бер кеше артачак.
Донорлык турында берничә факт
Һәрбер тамчы исәптә
- 1. Донор сүзе латинчадан «бүләк итү» дигәнне аңлата.
- 2. Канын еш тапшыручылар йөрәк-кан тамырлары авырулары белән сирәгрәк авырый.
- 3. Донорлар башкаларга караганда биш елга озаграк яши дип санала, чөнки аларның каннары гел алышынып тора. Тагын бер мөһим факт — әлеге процесста кан компонентлары яңартыла. Әгәр кан һәм плазманы даими рәвештә тапшырсаң, иммун системасы, бавыр, ашказаны асты бизләре, ашкайнату системасы тотрыклырак эшли.
- 4. Плазма ул — канның судан, аксымнардан, эрегән тозлардан торган сыек өлеше. Бер донор тапшырган каннан плазма, тромбоцит, эритроцит һәм криопреципитат дигән дәвалау компонентларын аерырга мөмкин. Бер донор берьюлы берничә авыруга ярдәм итә ала.
- 5. Кешедә уртача 5,5 литр кан бар дип санала. Кан тапшырганда, шуның нибары 350-450 миллиграммы, плазма биргәндә 680 миллиграммы (гәүдә авырлыгына карап) алына.
- 6. Плазманы ике атнага бер тапкыр тапшырырга мөмкин, әмма елына 16 литрдан артык ярамый.
- 7. Бүгенге көндә Россия һәм Татарстан буенча һәр 1000 кешенең 8—10ы донор булып тора.
- 8. «Россиянең мактаулы доноры» исеме булган донорга елга бер тапкыр бер минималь оклад күләмендә акча бирелә. 2025 елда бу сумма — 18103 сум 69 тиен.
Кан плазмасын тапшыруга ничек әзерләнергә?
Плазманы тапшырырга бер-ике көн кала алкоголь, аспирин, анальгин кулланырга ярамый. Кичтән ит һәм балыкның майлы сортларыннан, кыздырылган һәм сөт продуктларыннан, йомырка, майонез, май, банан, хөрмә, чөгендер, чикләвек, көнбагыш, хәлвә, шоколадтан баш тартырга кирәк.
Җиңел, майсыз аш, парда пешкән тавык/балык, пешкән яшелчәләр яки ярмадан боткалар әзерләргә була. Шулай ук тапшыру алдыннан ким дигәндә 2 литр су эчәргә кирәк.
Иртә белән иртәнге ашка каты, татлы чәй эчәргә, сушки, сохари, шоколадсыз һәм чикләвексез коры печенье ашарга була. Шулай ук сөтсез һәм майсыз суда пешкән ботка/макарон ризыклары да рөхсәт ителә. Плазманы тапшырырга берничә сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк.
Табиблар төнге кизү торудан яки йокысыз төннән соң, шулай ук имтиханнар, ярышлар, проектны тапшыру алдыннан плазма бирергә киңәш итми.
Плазма биргәннән соң
Плазма үзәгенең медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында якынча 30 минут булырга кирәк. Бәйләвеч яки беркетүче пластырь кулда кимендә 4-6 сәгать торырга тиеш. Шул ук вакытта рульгә 30 минуттан утырырга мөмкин. Туклану рационында, һичшиксез, аксымлы продуктлар — ит, карабодай, ясмык, фасоль һәм барлык кузаклылар, балык һәм башкалар булырга тиеш. Шулай ук күп сыеклык — газсыз су, соклар, чәй эчәргә киңәш ителә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге мәгълүматларына караганда, ел саен 30–33 мең кеше кан (плазма) тапшыра.
Танылган хирург Николай Бурденконың: «Кан салу тәэсирендә авыруның йөзе ничек үзгәрүен, аңа тормышның кире әйләнеп кайтуын һәм көченең ни дәрәҗәдә тернәкләнүен күрергә кирәк», — дигән сүзләре күп нәрсә турында сөйли.
Фото: Зыятдиновларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев