Һәр шалтырату — контрольдә: Кукмара районында Бердәм диспетчерлык хезмәте оешуга 15 ел тула
2024 елда барлыгы 2019 хәбәр алынган булса, 2025 елда бу сан 3838гә җиткән. Ә инде агымдагы елның 1 гыйнварыннан 22 гыйнварга кадәр 235 хәбәр кабул ителгән.
Быел Кукмара районында Бердәм диспетчерлык хезмәте оешуга 15 ел тула. Әлеге хезмәт Гражданнарны яклау идарәсе муниципаль казна учреждениесе базасында эшли. Биредә ЕГИС ГЛОНАСС+112 аша халыктан төрле характердагы хәбәрләр кабул ителә.
Система «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли — гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кешегә кайсы хезмәткә һәм нинди номерга беренче булып мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында уйларга туры килми, оператор үзе үк шалтыратуны тиешле хезмәтләргә юнәлтә.
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Кәримуллина сүзләренә караганда, бердәм диспетчерлык хезмәтендә эш сменалы рәвештә оештырылган. Штатта барлыгы биш кеше хезмәт куя: җитәкче һәм оператив дежур торучылар.
«Хәбәрләрнең нинди структурага каравыннан чыгып, янгын сүндерү часте, район эчке эшләр бүлеге, дәваханә, газ һәм электр челтәрләре, коммуналь хезмәтләр һәм башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыл җирлекләре белән дә даими хәбәрдә торабыз. Кеше югалган яки суга баткан очракларда Шәмәрдәндәге 4нче зона эзләнү отрядына мөрәҗәгать итәбез, кайчак волонтерларны да җәлеп итәргә туры килә», — ди Гөлнара Кәримуллина.
Аның сүзләренчә, әлеге хезмәт белән эш итүче һәр оешмада көн саен җаваплы кешеләр билгеләнә һәм исемлек бердәм диспетчерлык хезмәтенә җибәрелә. Шулай итеп, бердәм диспетчерлык хезмәте төрле структураларны берләштереп торучы үзәк ролен үти. Килешү ике яклы: оешмалар да үз чиратында һәр вакыйга турында диспетчерлык хезмәтен кисәтергә тиеш. Шуның нәтиҗәсендә районда көн дәвамында булган барлык хәлләр контрольдә тотыла.

«Хәбәрләр төрле характерда була. Кызганычка каршы, кайбер шалтыратулар хәл итәрлек түгел. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, район халкына үтенеч белән мөрәҗәгать итәсем килә: мәгънәсез, уйлап бетерелмәгән хәбәрләр белән 112 номерына шалтыратмавыгызны сорар идек. Мәсәлән, песиләрне биек агачтан коткару хезмәте бездә юк. 112 — ул ашыгыч, гадәттән тыш хәлләр өчен генә каралган номер. Янгын сүндерү хезмәте дә мондый чакырулар буенча урынга чыкмый», — дип аңлата җитәкче.
Шул ук вакытта һәр хәбәргә җавап бирергә һәм 30 секунд эчендә карточка тутырырга туры килә. Мәсьәләне хәл итү вакыты хәбәрнең характерына карап билгеләнә, әмма ул ахырына кадәр контрольдә тотыла.
«Кайбер кешеләргә ярдәм бик тиз кирәк. Мәсәлән, кышкы бураннар вакытында юл чистарту мәсьәләсе күпләрне борчый. Әлбәттә, иң элек үзәк урамнар чистартыла, аннары гына эчке урамнарга керәләр. Моны аңларга кирәк», — ди Гөлнара Илгизәр кызы.
Оператив дежур торучы Алсу Хәбибуллина әйтүенчә, кайвакыт подъезд ишеген ачып бирүне сорап та мөрәҗәгать итәләр икән.
«Кызганычка каршы, без подъезд ишекләрен кнопкага басып кына ача алмыйбыз, безнең андый мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә кешеләр акыл белән уйлап эш итсеннәр иде. Төрле оешмаларның телефон номерларын сораучылар да еш очрый, ләкин без белешмә бирүче хезмәт түгел», — ди ул.

Бердәм диспетчерлык хезмәте шулай ук ерак юлга чыккан мәктәп автобусларын да күзәтә: алар кайтып кергәнчегә кадәр контрольдә тора. Бу мәгълүмат Казанга да тапшырыла. Моннан тыш, табигать шартлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр — бураннар, су басулар, урман янгыннары, табигатьтә адашкан кешеләрне, суда батканнарны эзләү, пилотсыз очу аппаратлары турындагы хәбәрләр дә әлеге хезмәтнең контролендә. Мондый хәлләргә һәрчак әзер булу өчен даими рәвештә өйрәнүләр үткәрелә.
Гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы, су басу, урман янгыннары буенча хәбәр итү һәм өйрәнүләр вакытында кулланыла торган кисәтү сиреналары да Бердәм диспетчерлык хезмәте вәкаләтенә керә. Кукмара районында алар дүрт урында — күппрофильле лицейда, мәгариф идарәсендә, янгын сүндерү часте бинасында һәм Лубянда урнашкан. Сиреналар дистанцион рәвештә, махсус пульт ярдәмендә һәм бары тик Казаннан рөхсәт алынганнан соң гына эшләтеп җибәрелә.
2024 елда барлыгы 2019 хәбәр алынган булса, 2025 елда бу сан 3838гә җиткән. Ә инде агымдагы елның 1 гыйнварыннан 22 гыйнварга кадәр 235 хәбәр кабул ителгән.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев