Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Гомерен Кукмара районына багышлаган Равия Каримуллинаның тормышы гади биография генә түгел

Беренче карашка кырыс, таләпчән булып күренсә дә, эчке дөньясы гаять бай, йөрәге нечкә, районның язмышын үзенеке итеп кабул итүче бу ханымны белүчеләр аны гадел, кешелекле, киң күңелле җитәкче буларак хөрмәт итә.

Район тарихы аерым кешеләр язмышы аша барлана. Гомерен туган төбәгенә хезмәт итүгә багышлаган, дистәләрчә ел дәвамында җаваплы вазыйфалар башкарган шәхесләр — районның тере тарихы. Шундый ихтирамга лаек шәхесләрнең берсе — 50 елдан артык хезмәт юлы узган, бүген дә район тормышының үзәгендә кайнап, хәзерге вакытта район башлыгы киңәшчесе булып эшләүче Равия Абдулловна Каримуллина. Шушы көннәрдә ул күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Беренче карашка кырыс, таләпчән булып күренсә дә, эчке дөньясы гаять бай, йөрәге нечкә, районның язмышын үзенеке итеп кабул итүче бу ханымны белүчеләр аны гадел, кешелекле, киң күңелле җитәкче буларак хөрмәт итә. Ул бер мизгелдә таләп итә белсә, икенче минутта ук җылы сүз табып, аркаңнан сөя. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак уйланган, нигезле җавабы әзер. Чөнки Равия Абдулловна район, республика һәм ил тормышы белән һәрвакыт адымдаш яши.

Тамырлар һәм балачак

Равия Каримуллина 1955 елның 16 декабрендә Өлге авылында туа. Аның тормышка карашы, хезмәткә мөнәсәбәте, кешеләргә ихтирамы гаиләдә үк формалаша.

Әнисе Сәрбиямал апа — Ленинград блокадасын кичергән, сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган батыр хатын-кыз. Туган якка әйләнеп кайткач, Камышлы мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта, аннары Кукмара почтасында баш хисапчы булып эшли. Соңрак авылга кайтып, гомер буе почтада хезмәт куя, саклык кассасы эшен дә алып бара. Рус телен камил белгән, төгәл, намуслы, тырыш хезмәткәр буларак, авыл халкы арасында зур ихтирам казана.

Әтисе Абдулла абый исә районның алдынгы комбайнчыларының берсе, авыл советында эшләгән, иптәшләр суды рәисе булып торган абруйлы шәхес була.

«Безнең чорның балачагын бер сүз белән генә аңлатып булмый, — дип искә ала Равия Абдулловна. — Гаиләдә дүрт бала үстек: ике абый, бер апа һәм мин — төпчек. Әни янында гел мин булдым, «әни кызы» идем. Мәктәпкә кергәнче үк, биш яшемдә апамнан укырга-язарга өйрәндем, хәтта ул ятлаган шигырьләрне дә хәтердә калдыра идем».

Мәктәп еллары — холык чыныккан вакыт

Өлге мәктәбе ул елларда районның алдынгы белем учакларының берсе була. Таләпчән, белемле Асия апа Борханова, Маһиәнвәр апа Билалова кебек мөгаллимнәр укучыларда тырышлык, җаваплылык, яңалыкка омтылыш тәрбияли. Мәктәп тормышы бай, эчтәлекле була: тәҗрибәле чаралар, иҗади эшләр, бәйрәмнәр...

Дүртенче сыйныфта укыганда 8 Март — Әниләр көнен Әбиләр көне итеп оештыру, әлеге чара турында хәтта телевидение аша сөйләү — болар барысы да укучы күңелендә онытылмас хатирә булып кала.

Равия Абдулловна башлангыч сыйныфлардан ук җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Өченче сыйныфта пионерга кабул ителеп, отряд советы рәисе итеп сайлана. Соңрак Пычак мәктәбендә дә аның активлыгы, оештыру сәләте югары бәяләнә: бишенче сыйныфта — отряд советы, алтынчыда — дружина советы рәисе.

Уку белән беррәттән, тимурчылык эшләре, стена газеталары чыгару, бәйрәмнәр оештыру — барысы да зур җаваплылык белән башкарыла. 1967 елда Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлап ясалган альбомнар, Поч.Кучук мәктәбенә эстафета тапшырырга барган чаклар, бүген дә күңел кылларын тибрәтеп, елмаерга мәҗбүр итә. Җиденче сыйныфта ук комсомолга кабул ителүе дә аның актив тормыш позициясен дәлилли.

Һөнәр сайлау һәм белем юлы

Кызга мәктәптә бар фәннәр дә җиңел бирелә, билгеләре — гел «бишле». Күңелендә югары белем алу теләге нык уелып кала. Башта инженер булу хыялы туа, табиб, фармацевт һөнәрләре дә кызыксындыра. Әмма әнисе киңәше хәлиткеч була.

«Дүртенче сыйныфта укыганда рус теленнән «Үскәч кем булырга телисең?» дигән темага инша язарга куштылар. Шул вакытта инженер дип әйтергә оялдым. Укытучы булам, дип яздым. Табиб һөнәре дә күңелемә ошый, әмма кешене жәллим, укол ясый алмыйм. Аннары фармацевт дип уйладым. Иптәш кыз белән сөйләшкәнне әни ишетеп: «Кызым, миллиграммлап дару үлчәп утырганчы, укытучыга барырга кирәк, дүрт тапкыр ял итәләр, менә гомерем ял күрмичә үтте», — диде. Шул сүзләр язмышны хәл итте дә куйды», — диде ул. 

Шулай итеп, Равия Каримуллина Арча педагогия училищесына укырга керә. Кызыл аттестатлы кыз өчен студент булу җиңел бирелә. Әмма күңелендә институтта уку теләге һаман яши. 

«Бер ай укыганнан соң, диктант яздырдылар. Шул вакытта кемдер «икеле», кемдер «берле» алды. Ә минекен укытучы иң азакка калдырган иде. Димәк, билге куярлык булмаган, ярар, кайтырмын да беренче мәктәптә укып, институтка керермен, дип уйладым. Шул вакыт укытучы: «Каримуллина бер хатасыз язган, мин аңа „дүртле“ куйдым, нәрсә өчен икәнен үзе белә», — диде. Төркемдәшем Шөн кызына булышкан өчен билгемне бер баллга төшергән иде», — дип елмая ул.

Училищены тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала.

«Саннар дөньясы минем көчле ягым иде, — ди ул. — Ә менә китап укырга, өй эше хәзерләргә беркайчан яратмадым. Укырга кирәк булган да бит, нишләтәсең?!»

Хезмәт юлы: укытучыдан — җитәкчегә

Хезмәт юлын Равия Абдулловна Югары Чура авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балаларны чын күңелдән ярата, эшенә бөтен күңелен бирә. Башыннан ук нәтиҗәне күрәсем килә дип, махсус беренче сыйныфларны сорап ала. Интернатта торып эшләгән яшьлек еллары да күңелле хатирә булып саклана.

Өч елдан соң ул район халык мәгарифе бүлегендә методист, инспектор булып эшли. Мәктәпләрдән кайтып кермичә, җиң сызганып хезмәт куйган еллар була бу.

Алга таба аның хезмәт юлы район Башкарма комитеты белән бәйләнә. Мөхәммәт Гатиятуллин җитәкчелек иткән чорда Равия Абдулловнага район Башкарма комитеты сәркатибе кебек үтә дә җаваплы вазыйфа ышанып тапшырыла. Башта икеләнүләр булса да, чорның катлаулылыгы ныклыкка өйрәтә.

1990 еллар — ил өчен дә, район өчен дә сынау чоры. Икътисадый кыенлыклар, предприятиеләрне саклап калу, хезмәт хаклары, пенсияләр, товар кытлыгы — болар барысы да йөрәк аша уза. Авылларга чыгып, халык белән күзгә-күз сөйләшүләр, аңлату эшләре алып бару җиңел түгел, әмма кирәкле була.

1991 елда Равия Абдулловна Кукмара район Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Дәүләт Советы белән тыгыз элемтәдә эшләү, җаваплы карарлар кабул итү — аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнә.

Рим Зарипов, Мөхәммәт Гатиятуллин, Наил Шакиров, Рауил Рахматуллин кебек җитәкчеләр белән иңгә-иң куеп эшләгән еллар, зур җиңүләр, авыр югалтулар бүген дә хәтер төпкелендә саклана.

2014 елдан районны җитәкләгән Сергей Димитриев белән район тормышында яңа чор башлана. Бу елларны Равия Абдулловна аерым бер ышаныч, өмет һәм яңарыш чоры буларак искә ала.

«Сергей Димитриевич — район өчен зур бәхет, — ди ул. — Ул беренче көненнән үк җиң сызганып эшкә кереште, вакытны сүзгә түгел, гамәлгә сарыф итте. Районның бар тармагын җентекләп өйрәнде, проблемаларны яшермичә, кешеләр белән күзгә-күз карап сөйләшүне өстен күрде. Иң мөһиме — ул һәрвакыт хезмәт кешесен беренче урынга куйды».

Аның җитәкчелегендә районда күп кенә әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла, социаль өлкәгә, мәгарифкә, мәдәнияткә, авыл хуҗалыгына игътибар арта. Идарә итүдә төгәллек, тәртип, җаваплылык таләп ителә, шул ук вакытта фикер алышу, уртак карарга килү мөмкинлеге дә саклана.

«Ислам динендә шундый гыйбарә бар: Аллаһы Тәгалә яхшы түрәгә яхшы кешеләр җибәрер, дигән, — ди Равия Абдулловна. — Сергей Димитриевич тирәсенә дә нәкъ шундый — эшне белгән, заманча фикер йөрткән, район язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды. Командада эшләү, бер-береңә таяну, җаваплылыкны уртаклашу районны алга этәрә торган көчкә әверелде. Бу көч алга таба тагын да зур үрләр яулар дип ышанам».

Равия Каримуллинаның тормышы гади биография генә түгел. Бу — районга хезмәт итүнең, намуслы җитәкчелекнең, кешелеклелекнең ачык үрнәге. Аның гомер юлы — бер кешенең язмышы аша бөтен бер чорны күрсәткән көзге. Бүген дә ул бай тормыш тәҗрибәсе, төпле киңәшләре белән район өчен файдалы булуын дәвам итә. Гомер бәйрәме уңаеннан Равия Абдулловнага нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ихтирам һәм рәхмәт сүзләре генә телисе кала. Мондый кешеләр — районның чын байлыгы.

Фото: Равия Каримуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев