Гомере — хезмәт, исеме — үрнәк: Ядегәр мәктәбенең легендар директорын сагынып...
Әнәс Абдулла улының мәктәбе белем бирү урыны гына түгел, ул чын тормыш академиясе иде.
Дөньяның мәшәкатьләреннән арынып, бер мизгелгә туктап уйлансаң, гомернең асылы кеше калдырган изге эзләрдә икәнен аңлыйсың.
Районыбызның мәгариф дөньясы үзенең иң якты йолдызларының берсен — Ядегәр урта мәктәбенең легендар директоры Әнәс Абдулла улы Хәйруллинны югалтты. Бу — гади генә югалту түгел, бу — бер бөтен эпоханың мәңгелеккә күчүе.
Әнәс Абдулла улының тормыш юлы Әтнә районының Бәрәзә авылы туфрагында башлана. Казан дәүләт педагогика институтының химия-биология факультетын тәмамлап, ул үзе белән мәктәпкә фәнни төгәллек һәм табигатькә булган чиксез мәхәббәт алып килде. 1980 елда бер төркем яшь укытучылар белән Ядегәр мәктәбенә аяк баскан яшь директорның эш стилен бер сүз белән сыйфатлап була: төгәллек.
Ул чын мәгънәсендәге хуҗа иде. Биолог күзлеге белән карап, мәктәп яны участогын 2,2 гектарлы зур бакчага әверелдерде. Бүген дә шаулап үскән җиләк-җимеш агачлары, ел буе укучылар табынын бизәгән яшелчәләр — аның тынгысыз хезмәтенең тере һәйкәле.
Әнәс Абдуллович: «Үз утырган ботагыңа балта белән чапма», — дип өйрәтте.
Бу сүзләр аның өчен үз-үзеңә, үз сүзеңә һәм намусыңа каршы килмәү, җитәкче абруен һәм мәктәп исемен кадерләү дигәнне аңлатты. Ул беркайчан да үз принципларыннан чигенмәде. 1980 елдан 2009 елга кадәр мәктәп корабының ныклы капитаны булды. Аның таләпчәнлеге — төгәллеккә, ә төгәллеге нәтиҗәгә нигезләнде. Районда беренчеләрдән булып ачылган бай эчтәлекле музей, яңартылган биналар, заманча технологияләр — болар барысы да җитәкченең төпле акыл белән эш итүеннән туды. Ул беркайчан да ашыкмады, ләкин һәрвакыт беренче иде.
Бу хезмәт юлында аның ныклы таянычы, рухи канат куючысы пар канаты Асия Габделбәр кызы булды. Мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Асия ханым белән алар — үрнәк педагогик тандем иде. Директорның ныклы дисциплинасы, урынбасарның йомшак тәрбия ысуллары белән үрелеп, мәктәптә гаҗәеп бер гармония тудырды.
Әнәс Абдулла улының мәктәбе белем бирү урыны гына түгел, ул чын тормыш академиясе иде. Ул үз тирәсендәге һәр укытучының потенциалын күрә белде һәм аларны үз эшенә зур җаваплылык белән карарга өйрәтте. Ядегәр мәктәбендә хезмәт куеп тәҗрибә туплаган, Әнәс Абдулла улының ныклы дисциплинасын һәм эшкә булган таләпчәнлеген үткән белгечләр, бүген кайда гына булсалар да, үз урыннарында. Аның җитәкчелегендә эш башлау — ул югары сыйфат билгесе алу дигән сүз.
Әнәс Хәйруллин мәктәбен үткән укытучыларны һәркайда зур хөрмәт белән кабул итәләр, чөнки алар — теләсә нинди авырлыктан чыгу юлын табучы, төгәллекне үз иткән һәм һөнәрләренә тугры калучы чын профессионаллар. Бу "мәктәп«тә чыныккан педагоглар районның, республиканың төрле почмакларында үзләрен сынатмыйлар: алар җитәкчелек вазыйфаларын да уңышлы башкара, методик яңалык алып килүдә дә алдынгы сафларда тора. Әнәс Абдулла улы үзе үстергән кадрлары белән горурлана ала иде: ул калдырган педагогик мирас аның шәкертләре һәм хезмәттәшләре аша яшәвен дәвам итә.
Укучылары да аны бүген бик җылы итеп искә алалар. Алар өчен Әнәс Абдуллович фәкать химия-биология укытучысы яки мәктәп директоры гына түгел, ә тормыш мәктәбе биргән остаз да иде. Аның дәресләрендәге тәртип, лабораториядәге чисталык һәм мәктәп бакчасында үткән хезмәт сәгатьләре балаларда эшкә мәхәббәт, туган туфракка хөрмәт тәрбияләде. Укучылары Әнәс абыйның һәрвакыт матур киенеп, үзен горур тотып, ләкин һәр баланың хәлен аңларга тырышып йөрүен онытмыйлар.
«Ул безне чын кеше булырга өйрәтте», — дип искә ала бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында хезмәт куючы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Әнәс Абдулла улының вафатыннан соң Ядегәр туфрагы ятим калса да, ул калдырган нигез ныклы. Җитәкчебез — йөзләгән шәкертләренең күңелендәге төгәллек һәм намус үрнәге. Ул утырткан бакчаларның чәчәк атуы, ул нигез салган музейның кадерләп саклануы — аның исеменең мәңгелеккә кайтуыдыр.
Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, хөрмәтле директорыбыз! Сезнең исемегез безнең йөрәкләрдә хезмәт һәм намус символы булып мәңге яшәр.
Район мәгариф идарәсе, Ядегәр урта мәктәбе коллективы
Фото: Ядегәр урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев