Бишектән килгән моң: Зур Кукмара кызы Рамилә Исхакова Гран-при яулады
Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белә, профессиональ белеме бар, күңелләргә үтәрлек итеп халык җырларын башкару сәләтенә ия, ә нигә зур сәхнәгә чыкмаган?
Райондашыбыз Рамилә Исхакова «Кукмара кышы — 2026» фестивалендә Гран-при яулады.
Бай табигатьле Зур Кукмара авылында, Илсөяр һәм Хәсият Сираҗетдиновлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә кызчык.
Әти-әнисе өчен тансык кыз бала, абыйлары өчен бик кадерле сеңел булып үсә ул. Әнисенең бишек җырларын тыңлап, тумыштан күрү бәхетеннән мәхрүм бабасының гармун моңнарына мөкиббән булып үскән кыз кечкенәдән сәхнә турында хыяллана. Җыр-моңга тартылуы гаҗәп тә түгел — әнисе моңлы тавышы белән районда күпләргә таныш, әтисе өздереп гармунда уйный, иҗади гаиләдә үсә Рамилә. Сәхнәгә тәүге адымнарын да балачакта ясый ул.
— Миңа 3-4 яшьләр булгандыр, әниемнең бертуганы Гөлгенә апа Сабантуйда урындыкка бастырып җырлатты. Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Катерина» җырын башкарып, елап төшеп киткәнем хәтердә, — дип елмая ул, балачак елларын искә алып.

Кечкенәдән халык алдында чыгыш ясап, әкренләп «шомара» кыз — авыл клубындагы җыр түгәрәгенә йөри, концертларда чыгыш ясый, конкурс — фестивальләрдә катнаша.
— 2001-2002 еллар булгандыр, Ятмас-Дусай авылында узган «Кукмара кышы» фестиваленең зона этабында Лилия Хәмитова репертуарыннан «Буран дулый» җырын башкардым мин. Әлеге фестивальдә жюри составында булган Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның безгә бүләкләр, дипломнар тапшырганы истә, — ди ул, хатирәләрне барлап.
Мәктәпне тәмамлагач, балачак хыялын тормышка ашырырга теләп, әти-әнисенең фатыйхасы белән, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Биредә фольклор бүлегендә җырчы Асылъяр төркемендә сәхнә серләренә төшенә студент кыз. Укыган дәвердә Россиянең төрле төбәкләрендә, Белорусиядә булалар. «Җомга көн» ансамбленә йөргән елларны аеруча җылы итеп искә ала Рамилә.
— Музыка уен коралларында уйнап, җырлап чыгышлар ясый идек, республика районнарында яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, мәдәни үзенчәлекләрен өйрәндек. Фольклор бүлегендә укуга карамастан, вокал, бию дәресләре дә алдык. Мин җырларны профессиональ рәвештә, барлык нечкәлекләрен белеп җырларга өйрәндем, — дип сөйләде ул студент еллары турында.

Дипломлы яшь белгечне юллама буенча әтисенең туган ягы — Спас районына җибәрәләр. Актив, эрудицияле кыз биредә иҗат дөньясында кайнап яши — 14 ел Болгар мәдәният йортында хезмәт куя, концертларда чыгыш ясый, бәйрәмнәр, төрле чаралар алып бара, вокал дәресләре бирә. Насыйбын да шунда очрата ул, Спас егетенә кияүгә чыга. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Биш ел элек гаилә башкалага күчеп килә. Казанда һөнәрен алыштыра Рамилә — күчемсез милек өлкәсендә эшли башлый.
Балачакта ук иҗат оеткысы салынган күңеле барыбер сәхнәгә тартыла аның, уңышлары да юк түгел. Февраль аенда район Мәдәният йортында узган Илнар Камалиев исемендәге «Кукмара кышы — 2026» татар җыры фестиваль-бәйгесендә катнашып, Гран-при яулый Рамилә.
— Фестивальдә катнашу тәкъдимен шатланып кабул иттем. Башта Байлангарда — зона этабында, соңрак район Мәдәният йортында узган финал өлешендә чыгыш ясадым. Тавышыма туры килердәй җыр сайлаганда Гөлшат Галиева белән киңәшләштем. «Көзге ачы җилләрдә» җырына тукталып ялгышмадым дип уйлыйм, тавыш мөмкинлекләремне тулысынча күрсәтә алдым кебек. Районыбыз талантларга бик бай, быелгы фестивальдә шулкадәр сәләтле егет-кызлар катнашты. Әлбәттә, актив, иҗади яшьләр булуы сөендерә, — дип соклануын яшерми конкурсантларның берсен дә конкурент итеп күрмәгән кыз.

Сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белә, профессиональ белеме бар, күңелләргә үтәрлек итеп халык җырларын башкару сәләтенә ия, ә нигә зур сәхнәгә чыкмаган? Бу сорауны бирми кала алмадым.
— Җырчы тормышының нинди икәнлеген беләм. Гаилә минем өчен һәрвакыт беренче урында булды. Тормышка чыгу, балалар үстерү — һәрнәрсәнең үз вакыты бар, ә җырлауны мин хобби буларак кына кабул итәм, — ди ул, соравыма җавап итеп.
Шулай да, җыр-моңга булган мәхәббәте аны яңа сулыш белән иҗат итәргә этәрә — бер-бер артлы җырлар яздыра, «Кичер, әни» дип аталган җырын тыңлаучылар яратып кабул иткән, бүгенге көндә райондашыбыз Илгиз Зарипов иҗат иткән җыр өстендә эшли.
— Иҗат кешесе өчен сәхнә — сулар һава кебек, җырлар җаныма сихәт бирә, яшәү көче өсти. Минем әле зур сәхнәләрдә балкыйсы килү теләгем сүрелмәде. Мәгънәле җырлар яздырып, сыйфатлы клиплар төшереп, халкыма матур җырларымны бүләк итәсем, чын артист тормышын татып карыйсым килә, — дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашты әңгәмәдәшем.
Фото: Рамилә Исхакованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев