Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара укучылары «Аҗаган» уеннарында көч сынашты

Өлкән һәм кече яшь төркемнәрендә 25 команда катнашты.

«Ялкын» яшүсмерләр клубы һәм Зур Кукмара урта мәктәбе базаларында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары узды.

undefined

«Галактика» балалар иҗаты үзәге директоры Лира Усманова сүзләренчә, өлкән һәм кече яшь төркемнәрендә 25 команда катнашкан. 250дән артык бала беренче медицина ярдәме күрсәтү, тигез сафларда атлау, төгәл итеп ату, автоматны сүтеп-җыю, йөгерү, гомуми гаскәр саклану комплектын кию һәм башка сынауларны үтте. 

undefined

Бәйге этапларын егетләр белән беррәттән кызлар да җиңел уза.

«“Аҗаган”да беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Ярышларга бер айга якын тырышып әзерләндек. Автоматны сүтү-җыюда иң мөһиме - даими күнегүләр һәм өйрәнү», - ди Нырты урта мәктәбе укучысы Динә Бикмөхәммәтова.

Кече яшь төркемендә җиңү яулаучылар:

  • 1 урын – беренче гимназия (җитәкче – Фәрхәт Гыйлаев)
  • 2 урын – дүртенче мәктәп (җитәкче – Айрат Шакиров)
  • 3 урын – Зур Сәрдек гимназиясе (җитәкче – Руслан Баһавиев).

Өлкәннәр төркемендә җиңү яулаучылар:

  • 1 урын – күппрофильле лицей (җитәкче – Ришат Шәйдуллин)
  • 2 урын - беренче гимназия (җитәкче – Фәрхәт Гыйлаев), Нырья мәктәбе (җитәкче – Эдуард Ишпулатов)
  • 3 урын – Манзарас мәктәбе (җитәкче – Илшат Шәфигуллин).
     

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев