Язгы ташу була калса...
Яз - бар җиһанның кышкы йокыдан уянган, гүзәл вакыты. Тау битләреннән, басулардан агып төшкән кар сулары табигатьнең "битен юа". Ерактан ук ишетелеп торган гөрләвек тавышы балачакка, боз кисәкләре артыннан йөгергән вакытларга алып кайта. Мәктәптән кайтышлый авыл уртасындагы күпернең өстеннән узасы түгел, аның аскы ягына төшеп, нәкъ менә су аркылы сикереп...
Быел яз ничек килер? Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өчен тиешле органнар тарафыннан әзерлек чаралары күрелсә дә, алар да әлегә фаразларга ашыкмый. Ә Кәчимирдән "авыл синоптигы", күп еллар дәвамында һава торышын өйрәнеп, теркәп баручы Салих абый Шәрипов фикеренчә, быел яз соңга калырга охшаган. "Соңгы вакытларда ел белән елны чагыштыра торган түгел, бер-берсенә охшап килми. Февральдә җылы булып, апрельдә кар-бураннар дулаган еллар да булды. Бер елны майда гына чәчүгә чыкканнарын язып куйганмын. Язуларны карап, чагыштырсаң, март суык килгәндә яз соңга кала, - дип, фаразлары белән уртаклашты ул. -Быел кар күп һәм тигез ятты, мондый елларны ташу тыныч уза иде. Ә кар аз, басуларда түмгәк-түмгәк җир күренеп торган елларны ташу куркыныч та була әле. Көннәр бик матур тора, тыныч, бәрәкәтле язлар килсен иде".
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов сүзләренә караганда, бүгенге көндә кар катламы урыны-урыны белән 15 сантиметрдан 45 сантиметрга кадәр икән. "Кар акрынлап кына эресә, дым җиргә сеңеп барырга өлгерә, әгәр кисәк җылытса, катлаулырак булачак, - диде ул. - Туфракта дымны җитәрлек күләмдә саклап калу максатында, тиздән барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кырга чыгып, биш-ун метр саен полосалап карны ачачакбыз".
Җирлекләрдә язга әзерлек эшләрен алдан күрәләр. Бигрәк тә елга буйларына урнашкан авылларның бакчаларына, өй базларына су керү куркынычы һәрвакыт диярлек саклана. Моңа юл куймас өчен су юлларын чистарту, каралты-кура тирәсенә канаулар казып кую кебек эшләр башкарыла.
-Быелгы язга әзерлекне җәй айларыннан ук башладык. Бөр елгасында су күтәрелгән вакытта Зур Сәрдек авылындагы Яр буе урамында яшәүчеләр зыян күрәләр иде, - ди Зур Сәрдек авылы җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов. - Үткән ел яр буйлары тирәнәйтелеп, агачлары киселде. Кара Елга һәм Чишмәбаш авылларында ике буа бар. Аларны трактор белән кардан чистартып, су юлларын ачып куйдык. Үткән ел Чишмәбаш буасын төзекләндерү эшләре үткәрелгән иде. Аның шудырмасы (задвижка) ремонтланып, дамбасына вак таш җәелде. Ян-якларыннан агачлар чистартылды, төпләре алынды. Авыллар эчендәге күперләрне дә күз уңында тотабыз, моның өчен һәрберсенә җаваплы кешеләр билгеләнде.
Сәрдекбаш авыл җирлегендә, Сәрдекбаш һәм Уразай авылындагы буаларның да сулары җибәрелеп, контрольдә тотылуын билгеләп үтте җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев.
-Узган елда 300 метр дамба ныгытылды, шуның 150 метрына вак таш җәелде, дүрт торба алыштырылды. Әмма кайбер урамнарда су басу куркынычы саклана, шуңа күрә игътибарлырак булырга, гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга кирәк. Без моңа әзерлек максатында, алдагы көннәрдә халыкка кисәтү кәгазьләре дә таратачакбыз. Әгәр шундый бәла-каза килә икән, без үз чиратыбызда, ярдәм кулы сузарга әзер, - диде Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев.
Язгы мәшәкатьләр, ыгы-зыгы поселок урамнарында да чагыла. "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре урамнарны кардан арындыралар, канауларны ачалар. Күпкатлы йортлар янында да тракторлар гөрелтесе ишетелеп тора. Подвалларга су төшмәсен өчен җыелган карларны чистартулары икән. 2017 елда гына да поселок урамнарыннан әлеге оешма көче белән 2123 машина кар түгелгән.
Кукмара районының янгын-коткару гарнизоны начальнигы Илмир ХӘБИБРАХМАНОВ:
- Кагыйдә буларак, язгы ташуның актив чоры ел саен диярлек апрель башына туры килә. Кукмара районында барлыгы утыз гидротехник корылма бар. Язгы ташуга хәзерлек максатында, көздән үк барлык җирлекләрдәге плотиналарда суның җитмеш проценты агызылды. Март ахыры, апрель башында кар тизрәк эри башлый, елгаларда боз көпшәкләнә, ул теләсә кайсы вакытта чатнарга, ярылырга мөмкин. Язгы боз ястык калынлыгы кебек булса да ышанма, дигән гыйбарә яши халык телендә. Шуңа күрә ташу вакытында елга, буа өсләренә һәм башка сулыкларга керү тыела. Боз җыелган елга ярларына якын килү дә куркыныч. Мәктәпләрдә каникуллар вакыты булганлыктан, ата-аналарның балаларына карата игътибарлы булуларын сорыйм. Балалар су буйларында йөрергә ярата һәм бәхетсезлек очраклары күбрәк алар белән килеп чыга. Елга, буа яннарында уйнап, аккан боз өстенә дә кереп китәләр, еш кына иске көймәләрне алып йөзәләр дә. Әгәр мондый хәлләрне күрәсез икән, шунда ук тыярга кирәк. Күңелсез хәлләрдән саклану, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-аналар, укытучылар балалар аңлату эшләре алып барырга, аларны кисәтеп куярга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев