Язгы боз тормыш өчен куркыныч
Әти-әниләрдән балаларын аеруча контрольдә тоту сорала. Боз өстендә, елга буенда уйнарга ярамауны һәр бала белергә тиеш.
Февраль ахырында Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә булган фаҗигале хәл – абыйлы-энеле ике баланың Идел елгасында батып үлүләре хакында күпләр ишеткән булгандыр. Алты яшьлек малай боз өстенә кереп китә һәм ачык суга егылып төшә. Энесен коткарырга дип 11 яшьлек абыйсы йөгерә, аның да суда гомере өзелә. Балаларның елга буенда уйнап йөрүләре әнә шулай әйтеп-аңлатып бетергесез зур хәсрәт китерә.
Мондый хәлләр бездә дә килеп чыкмас дип беркем алдан әйтә алмый.
Чөнки районыбызда елга-күлләр шактый. Бүгенге көндә барлыгы 36 сусаклагыч исәпләнә, аларның нибары берсе - Киндеркүл авылы янындагы сулык кына тиешенчә җиһазландырылган һәм анда җәй көне коткаручылар кизү тора.
«Әлегә сулыклар хәзерге вакытта калын кар юрганы астында булсалар да, язгы бозның бер генә дә тотрыклылыгы юк – кояш нурлары тәэсирендә үзенең ныклыгын югалтып, кеше басуга ук шул арада аска ишелеп төшәргә мөмкин. Узган ел республикада боз астына китеп 92 кеше һәлак булды, шуларның 10сы – балалар. Язгы чорда транспорт белән боз өстеннән йөрү тыела. Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәү, кискен хәрәкәтләр ясамау мөһим. Салкын суга батсагыз, кулларны җәеп, ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып менәргә кирәк. Боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Балыкчылар арасында да кыш, яз дип тормаучы, кисәтүләргә колак салмаучылар күп. Аларга да боз өстегнә кергәнче иң элек иминлек хакында уйларга киңәш итәр идем», - ди Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хаев.
Районда сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) уңышлы гына эшләп килә. Алар белем бирү учреждениеләрендә, авылларда булып, җирлек башлыгы, директор, укытучылар һәм мәктәп укучылары белән очрашалар һәм бәла-казаларга очраган вакытта күрелүче чаралар турында сөйлиләр, инструктаж уздыралар.
«Соңгы вакытта торак йортлар, кибет, балалар бакчасы, социаль объектларның кыегыннан асылынып торучы боз сөңгеләрен аеруча күп очратырга мөмкин. Шуның өчен һәркем сак һәм игътибарлы булсын иде. Әти-әниләрдән балаларын аеруча контрольдә тоту сорала. Боз өстендә, елга буенда уйнарга ярамауны һәр бала белергә тиеш. Әле шушы көннәрдә генә Манзарас мәктәбендә булып, бишенче сыйныфта укучы балаларга “Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Суга батучыга ярдәм күрсәтү” дигән темага дәрес үткәрдек. ОСВОД җитәкчесе Артур Зәкиев такта һәм чаңгылар ярдәмендә судан кешене коткару күнекмәләрен күрсәтте. Шулай ук суга батучыга ясалма сулыш алдыру, аяк-куллар сынганда, биртелгәндә беренче ярдәм, жгут ярдәмендә канны туктату – боларның барысы да мисаллар ярдәмендә аңлатылды. “112” ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру номерлары турында да мәгълүматлар бирелде», - ди районының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илназ Кәримов.
Әлегә салкынча һава торышы сакланса да, яз үзенекен итми калмый. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларда да апрель башларында көннәрнең шактый гына җылытуы фаразлана.
«Быел урыны белән туңның калынлыгы 1,5 метрга кадәр җитә. Һава температурасы кинәт җылытып җибәрсә, ташу сулары җиргә сеңеп бетә алмаячак. Бу исә бик куркыныч, моның су басуларга китерүе ихтимал. Бәла-казалар булмасын, язгы ташу чорын имин уздырып җибәрү өчен районда әзерлек башланды инде. Елга һәм сулыкларның боз тыгылу куркынычы булган өлешләрендә бозны кисү, ясалма эретү, өстен каралту эшләре бара. Моның өчен ком, яисә көл чәчелә. Бу эш боз тизрәк эресен һәм юкарак булсын өчен өчен башкарыла. Шулай ук күпер башлары чүп-чардан чистартыла, боз агуына комачаулаучы агачлар да киселә», - диде Илназ Кәримов.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев