Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ул күңелдә горурлык хисе уята

Һәр яңа ел, гадәттәгечә, телевизордан ил Президентының халыкны котлавы һәм дәүләт гимны белән башлана. Тантаналы, дулкынландыра торган мизгелләр бу. Гимнны тыңлаган чакта газиз туган илебезнең куәтен тоясың, иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән зур, көчле, күпмилләтле шушы илнең бер баласы булуына сөенәсең. Ә сезнең өчен дәүләтебез һәм республикабыз гимннары нинди әһәмияткә ия? Шундый...

Һәр яңа ел, гадәттәгечә, телевизордан ил Президентының халыкны котлавы һәм дәүләт гимны белән башлана. Тантаналы, дулкынландыра торган мизгелләр бу. Гимнны тыңлаган чакта газиз туган илебезнең куәтен тоясың, иксез-чиксез киңлекләргә җәелгән зур, көчле, күпмилләтле шушы илнең бер баласы булуына сөенәсең. Ә сезнең өчен дәүләтебез һәм республикабыз гимннары нинди әһәмияткә ия? Шундый сорау белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Нурия ЗАКИРОВА, мәгариф ветераны:

-Дәүләт гимны яңгыраганда рухлану, илебез белән горурлану хисләре кичерәм. Пионер чагымнан ук канга сеңгәнчә, аягүрә басып, честь биреп торасым килә. Телевизордан күрәбез: дөньякүләм ярышларда җиңгән спортчыларыбызны бүләкләгәндә, дәүләтебез гимны уйный башлауга, кайберләренең күзләреннән яшь бәреп чыга, шул чакта минем дә күңелем тулып, тамагыма төер тыгыла. Президентыбыз Владимир Путин гимнның совет чорындагы көен кайтарганнан соң, зур сөенеч кичердем. Балачактан ук тыңлап үскән көй бит. Президентка хөрмәтем тагын да артты, чөнки күпчелек халыкның теләген үтәде ул. Республикабыз гимны да минем өчен сөекле шагыйребез Габдулла Тукай шигыренә язылган "Туган тел" җыры кебек үк якын. Мин үткәргән һәм катнашкан спорт чаралары республика гимны һәм тантаналы рәвештә флаг күтәрүдән башлана иде.

Евгений КАПИТОНОВ, Лельвиж урта мәктәбе директоры:

-Дәүләт гимны - тарихыбыз һәм мәдәниятебезнең бер өлеше. Ул илебез территориясендә яшәүче күпсанлы халыкларның, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген чагылдыра. Гимн горурлык хисе уята, җаваплылык, гражданлык позициясе һәм Ватанга изге мәхәббәт тәрбияли.

Гөлзифа, Кукмара:

-Дәүләт гимнын тыңлаганда еш кына балачагым искә төшә. Әнием мине мәктәпкә бару өчен (мәктәп күрше авылда) иртәнге сәгать алтыда йокымнан уята иде. Ә минем җылы юрган астыннан чыгасым да, күзләремне ачасым да килми. Әнием моны белә, шуңа күрә радионы ачып җибәрә. Ул заманда радио тәүлек буе сөйләми иде. Радиотапшыруларның нәкъ сәгать алтыда башланып, иң элек гимн уйнаганы күпләрнең исендәдер әле. Гимн йокыны качыра, урыннан торырга мәҗбүр итә иде. Хәер, әнием радионы мине уяту өчен генә җибәрмәгәндер, ул һәрчак ил, дөнья яңалыклары белән кызыксынып яшәде. Бу гадәт минем үземә дә күчте. Ә гимн яңгыраганда, илебезнеке яки Татарстанныкы булса да, кичергән хисләрне аңлатырдай сүзләрне таба алмыйм, әмма аның гаҗәеп зур сихри көче, күңелгә тирән үтеп кереп, тәнне чемердәтә хәтта.

Илдар ГАРИПОВ, Кукмара поселогы:

- Беркөнне яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү турында тапшыру булган иде. Канадада Россия һәм Американың яшь хоккейчылары очрашып, уен безнекеләрнең җиңүе белән тәмамлана. Бәйгенең йомгаклау өлешендә безнең ил гимнын ни сәбәпледер уйната алмыйлар. Шуннан спортчы егетләр, бер сафка тезелеп, бөтен стадионга ишетелерлек итеп, гимнны үзләре башкаралар. Патриотик хисләр чит илгә чыккач аеруча көчәя бит ул. Яшь егетләрнең гимнның сүзләрен яттан белүләренә сокланып утырдым. Минемчә, үз илен генә түгел, үз-үзен хөрмәт иткән, сәламәт акыллы һәр кеше ил гимнын яхшы белергә тиеш.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

Агымдагы ел районыбызда Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәнилек ул җырлап-бию осталыгы гына түгел, ул кешенең эчке дөньясы байлыгын, югары әхлакый сыйфатларын, укымышлылыгын да чагылдыра. Әйдәгез, шушы ел кысаларында без дә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннары сүзләрен хәтеребезгә сеңдерик әле.

Татарстан гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Рамазан Байтимеров сүзләре , рус тәрҗемә - Филипп Пираев

Россия гимны

Россия - священная наша держава,

Россия - любимая наша страна.

Могучая воля, великая слава -

Твоё достоянье на все времена!

Славься, Отечество наше свободное,

Братских народов союз вековой,

Предками данная мудрость народная!

Славься, страна! Мы гордимся тобой!

От южных морей до полярного края

Раскинулись наши леса и поля.

Одна ты на свете! Одна ты такая -

Хранимая Богом родная земля!

Славься, Отечество наше свободное,

Братских народов союз вековой,

Предками данная мудрость народная!

Славься, страна! Мы гордимся тобой!

Широкий простор для мечты и для жизни

Грядущие нам открывают года.

Нам силу даёт наша верность Отчизне.

Так было, так есть и так будет всегда!

Славься, Отечество наше свободное,

Братских народов союз вековой,

Предками данная мудрость народная!

Славься, страна! Мы гордимся тобой!

Александр Александров көе, Сергей Михалков сүзләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев