Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан мөфтие «IV Мәчкәрә укулары» укуларында катнашты

«Мәчкәрә укулары» республикада гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә тирән кызыксыну уята башлады. Быелгы чарага хәтта Ульяновск, Киров өлкәсе, Чуваш республикасыннан да вәкилләр килгән иде.

Мәчкәрә авылында «IV Мәчкәрә укулары» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

Укулар «Шәҗәрә – милләтнең тамырлары» темасын үз эченә алды. Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Үтәмешев һәм башка дин әһелләре, галимнәр катнашты.

«Мәчкәрә укулары» республикада гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә дә тирән кызыксыну уята башлады. Быелгы чарага хәтта Ульяновск, Киров өлкәсе, Чуваш республикасыннан да вәкилләр килгән иде.

 Кунаклар иң элек Мәчкәрә авылы зиратына кереп, галимнәр рухына дога кылдылар, данлыклы Беренче Җәмигъ мәчете, мәктәп-интернатның музее белән таныштылар. Аннары Мәчкәрә мәктәбендә конференциянең пленар утырышы булды.

Фото: Динара Хабибуллина/ «Кукмор ТВ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев