Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

«Районыбыз талантлы, эшчән кешеләре белән дан тота. Бүгенге шартларда да үзмәшгульлеген булдыручылар, үзенә файдалы шөгыль табучылар күп», - диелә котлауда.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

«Май ае – табигатьнең яшәрүе һәм яңаруы белән беррәттән, кеше күңелендә киләчәккә өмет, ышаныч  уята торган чор. Быел май бәйрәмнәре авыр вакытта - коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында узса да, без күңел төшенкелегенә бирелергә тиеш түгел. Киресенчә, һәр кешедәге җаваплылык хисе, сабырлык, бер-беребезгә рухи терәк булу безгә бу катлаулы чорны югалтуларсыз үтәргә мөмкинлек бирер дип өметләник. 

Халыкның күпчелеге үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәсә дә, эш белән мәшгуль булучылар да бар. Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара, терлекчелектә гадәти режим саклана, сәламәтлек һәм хокук саклау органнары, торак-коммуналь хуҗалык, азык-төлек белән сәүдә итүчеләр дә халыкка тотрыклы хезмәт күрсәтәләр. Шәхси хуҗалыкларда исә язгы чистарту, бакча эшләре дәвам итә. 

Районыбыз талантлы, эшчән кешеләре белән дан тота. Бүгенге шартларда да үзмәшгульлеген булдыручылар, үзенә файдалы шөгыль табучылар күп. Тырышлык, бүгенге вәзгыятькә яраклаша белү, түземлелек кебек сыйфатлар безгә бу вакытлы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр, тиздән тормышыбыз элеккеге агымына әйләнеп кайтыр дип ышаныйк. Һәрберебезгә исәнлек-саулык, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Бәйрәм белән, дуслар!», - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев