Сергей Димитриев: 1 Май бәйрәме – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе.
Район башлыгы кукмаралыларны бәйрәм белән котлады.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады.
«Бу бәйрәм – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы үзеннән зур өлеш кертә. Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланып китте, социаль-чисталык икеайлыгы кысаларында әйләнә-тирәбез тәртипкә китерелә. Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм», - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев