Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фоторепортаж: Вахитов исемендәге хуҗалыкта республика районнары башлыклары катнашында семинар булды

Вахитлеләр көн саен 57 тонна сөт сава

Бүген Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында район башлыклары һәм агрохолдинг җитәкчеләре өчен "Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру" дигән темага өйрәнү формасында семинар үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның сөтчелек комплексында булдылар, сөт җитештерү һәм бозау үстерү технологиясе белән таныштылар.

-Безнең хуҗалыкка хуҗалык җитәкчеләренең күп килгәне бар, ә мондый масштабта семинарны беренче тапкыр үткәрәбез, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, чарада катнашучыларны сәламләп. - Безнең 5233 гектар сөрүлек җирләребез бар, 4460 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 1780е - савым сыерлар. Хәзерге вакытта көндәлек савым 57 тоннаны тәшкил итә.

Вахитов исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада иң алдынгы хуҗалыклардан санала. Биредә тәҗрибә туплар, өйрәнер өчен дә мәгълүмат җитәрлек. Хәтта семинарда катнашучы җитәкчеләр дә мондагы хәлләргә соклануын яшермәде.

Ризилә КОРБАНОВА, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев